Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Синоптиклар көннәрнең кайчан суытачагын әйтте

Алтын көз, ким дигәндә, тагын бер атнага сузылачак.

Синоптик әйтүенчә, Үзәк Россиядә алтын көз гадәттә 24 сентябрьдән 14 октябрьгә кадәр дәвам итә, аннары салкын көзгә күчеш башлана. Әмма быел подсезоннар үзгәреше ким дигәндә бер атнага күчәргә мөмкин, дип саный «Фобос» һава торышы үзәгенең әйдәп баручы белгече Евгений Тишковец .

«Якшәмбе, 16 октябрь, Атлантик циклон якынлашу белән, үзәк Россиядә яңгырлар ява башлый, ләкин бу тирән көзгә кереп китү түгел. Алтын көз, ким дигәндә, тагын бер атнага сузылачак. Октябрь климат нормасыннан җылырак булачак. Горизонтта көзге суыклар күренми, туфракта гына кырау көтелә. Озак вакытка булган фаразлар буенча, октябрь ким дигәндә ике-өч градуска җылырак булачак», – диде Тишковец.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Һава торышы