Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

"Сәлам хәерчеләргә"!

Башкортстанда туган танылган рэпер соңгы вакытта ни кыланырга да белми

Аның бик күп акча эшләве, туры эфирда аларны яндыруы турында беләбез инде. Лариса Гузеева тапшыруына килеп, "әтисен" дә тапты шикелле. 
Хәзер ул ни ашаганын да күрсәтергә булган. Моргенштернның Дубайда ресторанда ашаган кичке ашы 200 мең сумга төшкән. Ресторанының чегын Моргенштерн Instagram-сториста бастырган. "Сәлам хәерчеләргә!» — дигән музыкант роликта. Алары без булабыздыр инде, бу суммага ашый алмаган кешеләр.
Ул видеода пешекче аның өчен алтын стейк кисә, ә аннары артистны пычак очына эләктергән ит белән сыйлый. Бу вакытта янында йөргән кызы Диләрә, җырчы Филипп Киркоров һәм блогер Эльдар Джарахов та булган. Чекны күрсәтеп, Моргенштерн “200 мең сум ул – полная ф...я” дигән. Чөнки аның әйтүенә караганда, кичке ашны ул тагын да кыйммәтрәк булыр дип көткән.
Декабрь ахырында рэперның яңа клибы дөнья күрде. Видеода музыкант үзенең автомобильләрен күрсәтә һәм сөйгәне Диләрә Зиннәтуллина белән шампан шәрабына коена... Шулай ук артист клипта: «2020 ел Моргенштерн елы булды» дип мактана.

Чыганак: Кызыл таң

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев