Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Сәламәтлек саклау өлкәсе эшчәнлегенә йомгак ясады

25 февраль көнне балалар һәм яшьләр иҗаты шәһәр сараенда 2019 елда шәһәрнең сәламәтлек саклау тармагы эшчәнлеге йомгаклары буенча Яр Чаллы шәһәре буенча Сәламәтлек саклау идарәсенең медицина советының киңәйтелгән утырышы булды. Утырышта Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов, мэр урынбасары Флера Андреева катнаштылар.

Доклад белән Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Александр Николаев чыгыш ясады. 2019 елда диспансерлаштыруны якынча 77 мең кеше узды. Медицина күрсәткечләре буенча карауның икенче этабына 16 787 пациент җибәрелгән. Диспансерлаштыру нәтиҗәләре буенча ачыкланган авырулар структурасында беренче урында – кан әйләнеше системасы авырулары, икенче урында-эндокрин системасы авырулары, туклану бозылу һәм матдәләр алмашу бозылулары, өченче урында – сөяк-мускул системасы авырулары, дүртенче урында – онкология авырулары. "Яр Чаллы шәһәрендә яман шешләрдән үлүчеләр саны 2019 елда 5,3%ка кимегән һәм 100 мең кешегә 174,7 тәшкил иткән. 2019 ел нәтиҗәләре буенча авыру башлангыч стадияләрдә ачыкланган пациентлар өлеше 61,9% тәшкил итте, бу 2018 ел күрсәткеченнән 2,7%ка югары (2018 ел – 60,3%)", – дип билгеләде спикер.

2019 елда «Беренчел медик-санитар ярдәмне үстерү» федераль проекты кысаларында Яр Чаллы туберкулезга каршы диспансеры күчмә флюорография комплексын алды. Ашыгыч ярдәм станциясе автопаркы 28 яңа санитар автомобиль белән яңартылган, заманча медицина җиһазлары белән җиһазландырылган. «Демография» илкүләм проектын, "Өлкән буын гражданнарына системалы ярдәм күрсәтү һәм тормыш сыйфатын күтәрү программасын эшләү һәм тормышка ашыру" федераль проекты кысаларында шәһәрдә биш гериатрик кабинет эшли башлады, шулай ук 22 гериатрик койка җәлеп ителде.

Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов тармак коллективына башкарган эшләре өчен рәхмәт белдерде: "Сәламәтлек саклау министрлыгы сәламәтлек саклау эшен канәгатьләнерлек дип таный. Әлбәттә, булган нәтиҗәләр сезнең бөтен коллективның бердәм эшләве нәтиҗәсендә барлыкка килде. Хезмәтегез өчен рәхмәт. Безнең эшнең иң төп күрсәткече –халыкның күрсәтелә торган хезмәтләрдән канәгать булуы", - диде ул. Шулай ук Илдар Фатыйхов билгеләп үткәнчә, республика сәламәтлек саклау системасында кадрлар кытлыгын хәл итү максатларында остазлык үсә. «Хәзерге вакытта шәһәрнең 15 медицина оешмасында без остазлыкның актив элементларын кертәбез, кайсыбер элементлар сезнең учреждениеләрдә дә бар. Әгәр без яшь белгечләрне бүлек мөдирләренә, өлкән ординаторларга беркетмәсәк, аларны саклап калу авыр булачак», – дип ассызыклады спикер.

Сәламәтлек саклау тармагының 2020 елга бурычлары арасында: илкүләм проектларны гамәлгә ашыру, халыкка медицина ярдәменең сыйфатын һәм һәркем өчен мөмкин булуын арттыру, кадрлар әзерләү һәм шәһәрдә беркетү, педиатрия хезмәтен үстерү, нур терапиясе бүлеге белән онкология үзәге төзелешен тәмамлау.

 

При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X