Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

СНИЛСны электрон рәвештә кулланырга була

«Яшел карточка» рәвешендә иминият таныклыклары инде 2019 елдан бирле бирелми.

2024 ел башыннан Россия Социаль фондының Татарстан бүлеге яңа туган 10 112 балага СНИЛСны проактив режимда, ягъни ЗАГС органнарыннан алынган мәгълүматларга нигезләнеп рәсмиләштергән.

Әлеге документ турындагы мәгълүмат электрон рәвештә әнинең дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетына да кертелә.

"Яшел карточка" рәвешендә иминият таныклыклары инде 2019 елдан бирле бирелми. Алар урынына “шәхси (персонификацияләнгән) исәпкә алу системасында теркәлү турында хәбәрнамә” рәсмиләштерелә, аны һәркем Дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетында карый  ала”, - дип искә төшерде Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

Ата-аналарга яңа туган баланың шәхси счет номеры мәҗбүри медицина иминиятләштерү полисын ачу һәм поликлиникага беркетелү, ана капиталы һәм социаль түләүләр рәсмиләштерү өчен кирәк.

Хәбәрнамәне электрон рәвештә кулланырга яки чыгартып алырга мөмкин. Ул көчәйтелгән квалификацияле электрон имза белән имзаланган. Мәгълүмат алу өчен расланган хисап язмасы булу мөһим. Ата-ананың дәүләт хезмәтләре порталында расланган хисап язмасы булмаган очракта, документны  Татарстан Социаль фонд бүлегенең яисә күпфункцияле үзәкнең теләсә кайсы клиент хезмәтенә мөрәҗәгать итеп алырга мөмкин. Моның өчен ананың паспорты һәм бала туу турында таныклык кирәк була.

Әгәр сорауларыгыз булса, сез,  8-800-1-00000-1 телефон номеры буенча Татарстан Социаль фонд бүлегенең бердәм контакт-үзәгенә шалтыратып консультация ала аласыз. Актуаль яңалыклар белән шулай ук  Социаль Фондның ВКонтакте, Одноклассники һәм Telegram социаль челтәрләрендә дә таныша аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев