Шəhри Чаллы

Соңгы кыңгырау бәйрәменә әзерләнгәндә укучы баланың гомере өзелгән

Бу аяныч хәл Чиләбе өлкәсендә булган.

Миасс шәһәрендә мәктәптә концерт репетициясе вакытында 9 яшьлек кыз үлә. Икенче сыйныфта укучы баланың җитди авыруы булган дигән версия бар. Тик туганнары моны кире кага. Тикшерү бара. 

18 майда актлар залында Соңгы кыңгырау бәйрәмен кабатлыйлар. Сәхнәгә хореография түгәрәгендәге кызлар чыга. Музыка уйный башлый. Шул чакта бер бала егыла. "Кыз егылды да үлде", - ди шаһитлар.

Балалар башта берни дә аңламый тора. Егылган кыз хәрәкәтсез ята. Кызлар аның янына йөгереп килә, олылар баланы торгызмакчы була, ләкин бала аңсыз кала. Ашыгыч ярдәм чакыралар, табиблар баланың үлүен раслый. 

"Комсомолка" хәбәрчесе мәктәптәге кешеләрдән сораштырып караган. Тик директор комментарий бирмәскә кушуларын әйткән. Тикшерү барышына сылтама белән, Миасс мэриясендә дә җавап бирүдән баш тартканнар.

Мәрхүмә кызның анасы баласында җитди авыру булуын кире кага. "Баланың сәламәтлегендә ачыкланган бернинди дә проблема юк иде", - дип яза ул социаль челтәрләрдә. Тик "Комсомолка" хәбәрчесенә аңлатма бирми, дип яза omet-rb.com сайты.

фото:ото:rv-news.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: