Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

СОЛДАТТА БУЛМАГАН, ДИМӘГЕЗ!

Кызлар, җитте бит бу! Тагын җитте! 23нче февральны әйтәм. Димәк, ир затыннан булган якыннарыгызны бүләк белән сөендерергә вакыт! Иң шәп бүләк − игътибар, диярсез сез. Тик 23нче февральдә бирелгән бүләкләр белән 8 мартка бирелә торганнары арасында «серле» бәйләнеш барын онытмагыз. Бүген максатым сездән бүләк сорау түгел, ә ярдәм итү. Үзем генә дә түгел. Ватанны саклаучылар көненә бюджетлы бүләк ясау серләрен йолдызлар белән ачыкларга тырыштык.

Рәфинә Ганиуллина, җырчы:
Үз кулларың белән чакыру кәгазьләре ясап, аларга «Сезне бүген кич сюрприз көтә!» дигән мәгънәдә текст язып, ир якыннарыгызны кичке ашка җыйсагыз була. Гаиләгезнең яраткан ризыгын, мәсәлән, бәлеш пешерегез. Ә бәлешне өстәлгә куяр алдыннан җыр бүләк итегез! Хәзер техника заманасы бит. Интернеттан җырның фонограммасын табу кыен түгел. Әгәр дә мондый бүләкне сөйгән ярыгыз өчен әзерләсәгез, бераз романтика кертеп җибәрү өчен шәмнәр дә яндырырга була. Мин үзем кирәкле бүләкләр бирергә тырышам. Ә җыр беркайчан да артык булмас!

Гөлназ Фәйзрахманова, «Болгар радиосы» алып баручысы:
Бүләк әзерләгәндә мин бюджет турында уйламыйм. Иң мөһиме: бүләк аңа кирәкле булсын һәм ул аны куллана алсын. Ә андый бүләк ясау өчен игътибарлы булырга гына кирәк. Якыннарыгыз нинди бүләк кирәген сезнең белән сөйләшкәндә үзләре үк әйтеп куярга мөмкин. Мәсәлән, бервакыт тормыш иптәшем эштә кию өчен татар бизәкләре төшерелгән оекбаш турында хыяллануын әйткән иде. Мин моны истә калдырдым да, бәйрәм җиткәч алып бирдем үзенә. Минемчә, Ватанны саклаучылар көнендә бөтен ир-егетләрне дә котларга кирәк. Әйе, әлбәттә, хезмәт итеп кайткан, сугышларда катнашкан ир-егетләргә аерым игътибар булырга тиеш. Тик әгәр ир-ат гаиләсен туендыра, тормыш иптәшен хөрмәт итә, балаларын тәрбияли икән, ул да «саклаучы» бит. Шушы гаиләнең, шушы кечкенә дәүләтнең саклаучысы.

Алсу Фазлыева, җырчы:
Иң бюджетлы бүләк − үз кулларың белән эшләгәнедер инде. Бәйрәм көнне бөтен гаилә белән өйдә кирәкле нәрсә, мәсәлән, тимер акчаларны җыеп бару өчен «копилка» ясарга була. Аны ясаганда вакытны бергә һәм күңелле уздырырсыз. 23нче февраль көнне ир-егетләрне тәмле ризыклар белән сөендерергә дә онытмаска кирәк. Бу көнне безнең гаиләдә ике бәйрәм. Мин Ватанны саклаучылар көнендә туганмын. Миннән бигрәк 23нче февраль көнне Азат һәм улларым бүләк ясарга тырыша. Шуңа күрә минем өчен бу көн һәм аның белән бәйле вак-төяк эшләр авыр бирелми. Бәйрәм көненең ничек үтүен бер клибыбыз да күрсәттек.

Лилия Кадыйрова, «ТатМузТВ» телеканалы баш мөхәррире:
Иң элек кешенең холкына һәм кызыксынуларына игътибар итәргә кирәк. Кеше нәрсә белән генә кызыксынмасын, шул темага китаплар бар. Шулай ук шахмат һәм шашка кебек өстәл уеннары бюджетлы да, кызыклы да бүләк була ала. Якыннарымны игътибарсыз калдырмаска тырышам. Һич югы, свитер булса да бүләк итәргә кирәк, минемчә. Элегрәк ир-егетләрне «хезмәт иткән» яки «хезмәт итмәгән»гә аеру бар иде. Хәзер исә Ватанны саклаучылар көненә карата җәмгыятьтә караш үзгәрде. Мин үзем дә аеру яклы түгел. Чын ир-ат дип саныйм икән, мин ул кешене шалтыратып котлаячакмын. Кешегә әйтелгән җылы сүз, игътибар − иң мөһиме.

 

 

http://yalkyn.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X