Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

“Соллерс”та “Комендант” машиналары җитештерә башлыйлар

Бу марка астында “Кортеж” проекты буенча ясалган автомобильләр ясалачак. “Кортеж” проекты буенча Россия Президенты Владимир Путин  өчен лимузин җитештерелгән иде.

Чаллыдагы “Соллерс” заводы Aurus бренды астында машиналар җитештерә башлый. Бу марка астында “Кортеж” проекты буенча ясалган автомобильләр ясалачак. “Кортеж” проекты буенча Россия Президенты Владимир Путин  өчен лимузин җитештерелгән иде. Әлеге хәбәрне Россия сәүдә һәм сәнәгать министры Денис Мантуров Aurusны Мәскәүдә тәкъдир итү киңәшмәсендә җиткерде. “Комендант”ның прототибы агымдагы елның ахырында әзер булачак. Киләсе елда машиналарның товар сериясе чыгарылачак. 2020 ел ахырына моделне экспорт өчен җитештерә башлыйлар. Aurus сериясенә кроссовердан тыш, президент лимузины, “Сенат” седаны, “Арсенал” минивэны керә. Бу машиналарны Азия, Гарәп илләре, Европа һәм Көньяк Америкага җибәрергә планлаштыралар.

фото – https://www.zr.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: машина автомобиль саллы соллерс завод