Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Сорау - җавап

Ирем­нән ае­ры­лыр­га те­лим. Мон­нан ике ел элек өй­лә­неш­кәч тә ипо­те­ка­га фа­тир ал­ган идек. Та­гын унөч ел тү­ли­се кал­ды. Фа­тир ирем исе­мен­дә. Ба­ла­ла­ры­быз юк. Ае­ры­лыш­кан оч­рак­та ипо­те­ка­да­гы фа­тир­ны бү­леп бу­ла­мы икән? Ми­ңа бер­нәр­сә­сез ка­лу кур­кы­ны­чы яна­мый­мы? Эль­ви­ра Ш.

Сорауга юрист Рә­мис Миф­та­хов ачык­лык кер­тә:
Рос­сия Га­и­лә ко­дек­сы­ның 34 нче мад­дә­се ни­ге­зен­дә, ир бе­лән ха­тын өй­лә­неш­кәч бул­ды­рыл­ган ми­лек ур­так бу­лып са­на­ла. Шул ук ва­кыт­та хез­мәт, ин­тел­лек­ту­аль һәм эш­мә­кәр­лек эш­чән­ле­ге ке­рем­нә­ре го­му­ми ми­лек бу­лып исәп­лә­нә. Пен­сия, по­со­бие һәм мах­сус мак­сат­чан бил­ге­лә­неш­тә бул­ма­ган баш­ка ак­ча­ла­та тү­лә­ү­ләр дә ур­так са­на­ла. Бер­гә са­тып ал­ган бар­лык күч­мә һәм кү­чем­сез әй­бер­ләр шу­лай ук ти­гез итеп бү­ле­нә. Кыйм­мәт­ле кә­газь­ләр, пай­лар һәм кер­тем­нәр дә бү­ле­нер­гә ти­еш. Ае­ры­лыш­кан­да бү­ле­нер­гә ти­еш­ле иң кат­лау­лы әй­бер­ләр бу­лып фа­тир һәм йорт са­на­ла. Аның неч­кә­лек­лә­ре шак­тый:
Фа­тир өй­лә­неш­кәч ипо­те­ка­га алын­ган бул­са, аның кем­гә рәс­ми­ләш­те­рел­гән бу­луы мө­һим тү­гел. Ир бе­лән ха­тын аны кап­лау­га бер үк дә­рә­җә­дә бу­рыч­лы. Әй­тик, ипо­те­ка кре­ди­ты га­и­лә баш­лы­гы исе­ме­нә рәс­ми­ләш­те­рел­гән, ди. Көн­нәр­дән бер көн­не ул, га­и­лә­дән ки­теп, кре­ди­тын тү­лә­ми баш­лый икән, ипо­те­ка тү­лә­ү­лә­рен кап­лау бу­ры­чы ав­то­мат рә­веш­тә ха­ты­ны җил­кә­се­нә тө­шә. 
Ае­ры­лыш­кан­да фа­тир гы­на тү­гел, ипо­те­ка кре­ди­ты та бү­ле­нә. Мо­ның өчен ир бе­лән ха­тын баш­та фа­тир­ны үза­ра өлеш­ләр­гә бү­леп, соң­рак кре­дит­ны да бү­ле­шер­гә ти­еш. Алар ике­се дә бер үк кү­ләм­дә бү­ле­нер­гә ти­еш ди­гән шарт юк. Әй­тик, ур­так ми­лек бу­лып са­нал­ган фа­тир­ны бүл­гәч, ха­тын­га аның – өч­тән ике­се, ир­гә өч­тән бе­ре ге­нә тә­те­де, ди. Бу оч­рак­та ипо­те­ка кре­ди­ты үза­ра 50гә 50 ысу­лы бе­лән дә бү­ле­нер­гә мөм­кин. Ипо­те­ка ур­та­лай бү­лен­гәч, ир бе­лән ха­тын­ның һәр ике­се бе­лән банк­та ае­рым ки­ле­шү тө­зе­лә, ай­лык ке­рем­нә­рен­нән чы­гып һәр­кай­сы­на ае­рым тү­ләү гра­фи­гы би­ре­лә. Бу оч­рак­та ин­де һәр­кем үз өле­ше өчен ге­нә җа­вап­лы. Ягъ­ни ир яки ха­тын элек­ке­ге тор­мыш ип­тә­ше­нең ипо­те­ка бу­ен­ча бу­рыч­ла­ры өчен җа­вап тот­мый. Әм­ма ал­да тел­гә алын­ган ка­гый­дә­ләр хәр­би ипо­те­ка рәс­ми­ләш­тер­гән га­и­лә­ләр­гә ка­гыл­мый. Кре­дит­ның әле­ге тө­рен сай­ла­ган­да, банк­лар мәҗ­бү­ри рә­веш­тә ни­ках ки­ле­шүе тө­зе­тә. Аның ни­ге­зен­дә ипо­те­ка­ны үз исе­ме­нә рәс­ми­ләш­тер­гән ке­ше га­и­лә тар­кал­ган оч­рак­та то­рак­ның бер­дән­бер ху­җа­сы бу­лып ка­ла, кре­дит­ны да бе­рү­зе тү­ләп бе­те­рер­гә ти­еш бу­ла. Шул рә­веш­ле бу оч­рак­та ха­тын-кыз­га ур­так ми­лек­тән бер­ни тә­те­мәс­кә дә мөм­кин...
Күп ке­нә га­и­лә­ләр икен­че ба­ла ту­гач би­рел­гән ана ка­пи­та­лын да ипо­те­ка бу­ен­ча бу­рыч­ны кап­лау өчен фай­да­ла­на. Бу шу­лай ук ае­ры­лыш­кан­да ми­лек бү­лү про­цес­сын кат­лау­лан­ды­ра. Бер өле­ше ана ка­пи­та­лы яр­дә­мен­дә кап­лан­ган фа­тир­ны иң элек го­му­ми өлеш­ле ми­лек итеп рәс­ми­ләш­те­рер­гә ки­рәк. Бу оч­рак­та фа­тир­да һәр­бер га­и­лә әгъ­за­сы­на өлеш бү­ле­нер­гә ти­еш. Ае­ры­лыш­кан­да ир бе­лән ха­тын үз­лә­ре­нә ти­гән өлеш бе­лән ка­ла­чак. Ике­се­нең бер­се ба­ла­лар­ны үзен­дә кал­дыр­са, аңа ба­ла­лар­ның өле­ше дә өс­тә­лә­чәк. Ана ка­пи­та­лы са­лын­ган фа­тир­да га­и­лә әгъ­за­ла­ры­на өлеш­ләр бү­ле­нер­гә өл­гер­ми кал­ган бул­са, ае­ры­лыш­кан­да вәз­гы­ять баш­ка төс­мер ала. Бу оч­рак­та фа­тир­ның ур­так ак­ча бе­лән кап­лан­ган өле­ше ир бе­лән ха­тын ара­сын­да ур­та­лай бү­ле­нә. Ба­ла­лар, ипо­те­ка тү­лә­ү­дә кат­наш­ма­гач, бу фа­тир­да өлеш­сез ка­ла бу­лып чы­га.
Өй­лә­неш­кәч алын­ган фа­тир ае­ры­лыш­кан­да ур­та­лай бү­ле­нер­гә ти­еш. Әм­ма кай­чак ис­кәр­мә­ләр дә бу­ла. Ми­сал өчен, ур­так фа­тир­ны сат­кан­нан соң үза­ра бү­лен­гән ак­ча яңа фа­тир са­тып алыр­га җит­мә­сә, суд ба­ла­лар­ны үзен­дә кал­дыр­ган ир яки ха­тын­га фа­тир­да күб­рәк өлеш бү­леп би­рер­гә мөм­кин. 
Ми­лек бү­ле­шү бу­ен­ча суд­ка мө­рә­җә­гать итә тор­ган дәгъ­ва сро­гы – өч ел. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев