Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Социаль-икътисадый хәл өметле

Шәһәр Советының чираттагы 10нчы сессиясе онлайн-режимда узды. Анда 32 депутат, хакимиятнең идарә башлыклары, журналистлар катнашты.

Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Наталия Кропотова 2022-2024 елларга шәһәрнең социаль-икътисадый үсеш фаразларын тәкъдим итте.  Ул Чаллы предприятиеләренең быелгы эш нәтиҗәләренә нигезләнеп әзерләнгән. 2021 елда предприятие һәм оешмалар уңышлы эшләде. Тулаем төбәк продукты быел — 275, 6 миллиард сум, бу узган елга караганда 101%ка артык. 2022 елда бу сан 296,2 миллиард сум булыр дип көтелә. Быел сәнәгать предприятиеләрендә 505,2 миллиард сумлык товар җитештерелсә, киләсе елга фараз — 534 миллиард сум. 
«КАМАЗ» акционерлык җәмгыяте дә уңышлы эшләде. Автогигантта 10 айда 168 миллиард сумлык товар җитештерелгән. Ел ахырына 211 миллиард сумга җитәргә тиеш. 
Шулай ук төзелеш һәм азык-төлек эшкәртү преприятиеләренең дә күрсәткечләре яхшы. Алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясе резидентлары 21 миллиард сумлык инвестиция җәлеп иткән. 2022 елда 176 миллиард сумлык товар сатылыр дип көтелә. Бу 2021 ел белән чагыштырганда 1,8%ка артык. Тулаем алганда шәһәр бу елны уңышлы тәмамлый, шуңа күрә киләчәккә өмет бар. Депутатлар социаль-икътисадый фаразларны бертавыштан расладылар. 
ТР Дәүләт Советы депутаты Олег Коробченко шәһәргә кадрлар җәлеп итү мәсьәләсен күтәрде. Бу илкүләм җитди мәсьәлә. Аның буенча 15 декабрьдә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың куркынычсызлык советы утырышын үткәрәчәк. 
Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары, финанс идарәсе башлыгы Светлана Мөлекова 2022, 2023, 2024 елларга бюджет проектын тәкъдим итте. Балансланган бюджетның керем һәм чыгым өлеше 2022-2024 елларга – 12 миллирад 165 миллион, 12 миллиард 218 миллион, 12 миллиард 315 миллион сум  итеп расланды. Шуның 8 миллиард сумнан артыгы – мәгариф өлкәсенэ. 
Шәһәр мэры Наил Мәһдиев киләчәктә юллар, мәктәпләр, театр, балалар бакчалары төзергә финанс мөмкинлекләре табарбыз, дип ышандырды. Киләсе елның октябрендә «Мастеровые» театрының яңа бинасы ачыла. 
Сессиядә шулай ук 2021 ел бюджетына үзгәрешләр дә кертелде. «Җиргә аренда түләве күләмен билгеләү тәртибе турындагы» нигезләмә, «Яр Чаллы муниципаль берәмлегендә мунициапль хезмәткәрләр реестры»на үзгәрешләр кертү турындагы карар кабул ителде. Балигъ булмаган балалар белән эшләү комиссиясе составы расланды.  
«Челтәр компаниясе» ААҖе генераль директоры Илшат Фәрдиевнең үз теләге буенча депутат вәкаләтләре вакытыннан алда алынды. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сессия горсовета