Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Социалистик Хезмәт Героен юбилеен билгеләп үтте

Комсомол районында Социалистик Хезмәт Герое, Яр Чаллы шәһәренең Мактаулы гражданины Радик Инсаф улы Җәләев 85 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

«Энергетик» мәдәният сараеның кече залы танылган юбилярның дусларын, хезмәттәшләрен, туганнарын җыйды. Мәдәният йорты артистлары кунакларны дәртле җырлары һәм якты сәхнә номерлары белән сөендерделәр. Радик Инсаф улына котлау һәм истәлекле бүләкләрне Чаллы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов, ТР Дәүләт Советы депутаты Марсель Мингалимов, Комсомол районы хакимияте башлыгы вазифаларын башкаручы Фидәрис Хәбибуллин тапшырдылар.
Радик Инсаф улы хезмәт эшчәнлеген «Ленгипроспецнефть» трестында ташчы булып башлый. 1955 елдан 1958 елга кадәр Совет Армиясе сафларында хезмәт итә, бүлекчә командиры була. Запаска киткәннән соң шартлаткыч осталары курсын тәмамлый һәм геологик партия составында Яр Чаллыга килә, соңрак гаиләсе белән шунда төпләнә. Слесарь-сантехник, слесарь-торба җәюче булып эшли.
1966 елдан «Камгэсэнергострой» җитештерү берләшмәсендә эшли.
Радик Җәләевның «Спецстрой» идарәсендә зур эш тәҗрибәсен, белемен һәм хезмәт сөючәнлеген исәпкә алып, аңа комсомол-яшьләр бригадасын җитәкләүне ышанып тапшыралар. Үзенең бригадасы белән ул автомобиль, инструменталь, агрегат, тимер кою заводларын, двигательләр заводын һәм электр җиһазлары заводын коруда катнаша. Мәктәпләр, балалар бакчалары, хастаханәләр, башка объектлар торгыза. Яр Чаллыда гына түгел, Түбән Камада, Алабугада да эшләгәннәр.
1974 елда хезмәте өчен Р.И. Җәләев Кызыл Байрай Хезмәт ордены белән бүләкләнә. Ә 1977 елда Кама автомобиль комплексының беренче чиратын төзегәндә ирешкән күренекле уңышлары өчен Радик Инсаф улы Социалистик Хезмәт Герое исеменә лаек була. Ул ТАССРның атказанган төзүчесе. 1999 елдан Яр Чаллы шәһәренең Мактаулы гражданины.
Лаеклы ялда һәм «Камгэсэнергострой»ААҖ ветераны буларак, Радик Инсаф улы Җәләев предприятиенең Ветераннар советы белән берлектә шефлыкка алынган мәктәпләрдә тематик дәресләр үткәрә, тәҗрибәсебелән уртаклаша. Шәһәр һәм Камгэсэнергострой тарихы музейларында танылган төзелеш җитәкчеләрен искә алу кичәләрендә һәм төрле буын вәкилләре белән башка күп кенә чараларда катнаша.
Радик Инсаф улы Яр Чаллы шәһәренең 1 нче постында үткәрелә торган чараларда актив катнашучы. Яшүсмерләр белән батырлык дәресләре, әңгәмәләр үткәрә. 

 

http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юбиляр