Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Социалистик Хезмәт Героена - "ТАССР төзелүнең 100 еллыгы" истәлек билгесе

Үзәк районында, Ватан Геройлары көнендә, Социалистик Хезмәт Герое Мөдәрис Абдулла улы Исламгалиевны хөрмәтләделәр.

Социалистик Хезмәт Героена - "ТАССР төзелүнең 100 еллыгы" истәлек билгесе

Үзәк районында, Ватан Геройлары көнендә, Социалистик Хезмәт Герое Мөдәрис Абдулла улы Исламгалиевны хөрмәтләделәр. Шәһәр хакиме Наил Мәһдиев исеменнән Үзәк районы администрациясе башлыгы Искәндәр Галимов ветеранны котлады һәм аңа «ТАССР төзелүнең 100 еллыгы» истәлек билгесен тапшырды. Котлауларга Шәһәр Советы депутаты Әхәт Галәветдинов та кушылды.

Мөдәрис Исламгалиев 1945 елның 25 октябрендә Саба районының Олыяз авылында туа. «Автотрактородеталь» заводында, «Таджиксельхозтехника» остаханәләрендә, Магадан, Нократ Аланы, Полтава предприятиеләрендә эшли. 1972 елда Яр Чаллыга КАМАЗга килә, ремонт-инструменталь завод, торак йортлар, балалар бакчалары, Гренадакиноконцерт залы төзүдә катнаша. КАМАЗның беренче чиратын тапшырганда йөкләмәләрне арттырып үтәгән өчен Социалистик Хезмәт Герое исеменә лаек була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев