Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Спектакль хисләрне кабаттан яңартты

Чаллы татар дәүләт драма театрында «Капка» спектаклен карадым. Сугыш елы ятимәсе буларак, әсәр күңелемнең иң тирән хисләрен уятты.

Автор сугыштан соңгы чор вакыйгаларын оста ачкан, дөрес итеп күрсәткән. Спектакль барышында балачагымны искә төшереп йөрәгем әрнеде. Болар барысы да минем баштан үткән хәлләр бит. 
Миңа бер ай чагында әтием сугышка китеп, 1942 елның гыйнварында Мәскәүне яклаганда вафат була. Әнием Мәсрүрә 4 кечкенә бала белән кала. Аның гаиләсен ипи белән туендырырлык та хәле булмый. Әтиләре сугыштан кайткан балалар ак ипи ашый иде. Без әти сүзен ишетергә тилмереп үстек. 
Хөкүмәтебез сугыш ветераннары, камалышта калган Лениград кешеләрен кайгырта. Алар өчен махсус кибетләр булдырды. Хәзер аларга фатирлар, 50 000-100 000әр сум акча, бүләкләр бирәләр. Бу – бик дөрес сәясәт. Ә менә ятимлектә үскән үксез балалар ни өчен читтә кала икән?!
«Капка» спектакле миңа бик ошады. Музыкаль бизәлеш тыйнак, ләкин үзәккә үтә торган җырлар сайланган. Сәхнәнең үзенчәлекле бизәлеше, күпфункцияле булуы гаҗәпләндерде. Ут белән бизәлеше дә мактауга лаек. 
Шундый тирән эчтәлекле әсәрне искиткеч итеп сәхнәләштергән сәнгать җитәкчесе Олег Кинҗәгуловка, авторга, артистларга рәхмәт. Аларга киләчәктә дә иҗади уңышлар, сәламәтлек юлдаш булсын.

Нәзимә Закирова, Татарстанның атказанган укытучысы
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: спектакль