Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Сөяркәсе белән типтергәндә коронавирус йоктырган

Англиядә яшәүче ир Италиядә сөяркәсендә вакыт үткәргәндә коронавирус йоктырган.

Ә хатыны ирен Англия буйлап командировкага киткән дип уйлаган. Бу хакта Daily Star  басмасы яза.

39 яшьтәге пациент (исемен әйтмиләр) хатынына Бөекбритания чикләрендәге командировкага китүен хәбәр итә. Ә чынында ул Италиядә сөяркәсе белән типтергән. Ә Италия — Европа илләре арасында коронавирус эпидемиясеннән иң нык каза күргән илләрнең берсе. Бөекбританиягә кайту белән ир табибларга Италиядә коронавирус йоктыру ихтималын яшермичә әйтеп сала.

Бай һәм дәрәҗәле ир чыннан да коронавирус йоктырган булып чыга. Сөяркәсенең дә үлем  янаган вирус йоктыру куркынычы булса да, ир  аның исемен фаш итүдән баш тарта.

Пациентның хатыны исә ире коронавирусны Бөекбританиядә командировкада чагында йоктырган дип уйлый. Ул властьлар киңәшенә колак сала да Англия төньягында урнашкан йортларында изоляциядә яшәп торырга карар кыла.

“Бу пациентның очрагы көлкеле булыр иде, шул ук вакытта җитди булмаса. Ул үзен идеаль алибига ия дип уйлый, әмма коронавирусны исеннән чыгарган. Ирнең бөтен шатлыгы — авиахәбәрләшү ябылганчы Бөекбританиягә кайтып җитә алуы. Югыйсә аның “кырын эше” хатыны алдында өстәмә аңлатмалар таләп итәр иде. Ул коточкыч паникада, әмма коронавирус аркасында түгел.  “Гүләйт” иткән ирнең  бөтен курыкканы — хатынының аның хыянәте хакында белеп калуы”...— дип язалар җирле матбугат чаралары.

 

Автор : Әлфия Шакирҗанова
Чыганак: Lenta.ru
Фото: Remo Casilli / Reuters
  •  
  •  
  •  
  •  
  •  
  •  
  •  
  •  
  •  
  •  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: медицина