Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Табиб-реаниматолог үзен кыйнаган ир-атларны гафу итте

Ни өчен?

Балтач районы үзәк хастаханәсе табиб-реаниматологы 31 яшьлек Аяз Мәҗитов үзен кыйнаган бер төркем ир-атларны гафу иткән. Бу хакта аның адвокаты Руслан Нагиев хәбәр итте. Аның әйтүенчә, кыйнауда гаепләнүчеләр гафу үтенгәннәр һәм салынган зыянны каплаганнар. 

Исегезгә төшерәбез, вакыйга 11 май Балтач районы юлында төнге сәгать 2дә булды. 48 сәгатьлек сменадан соң табиб Аяз Мәҗитов өенә кайтырга чыга. Юл читендә йөзтүбән әйләнгән машинаны күреп ала һәм туктап ярдәм итәргә тели. Әмма авариягә очраган егетләр аны кыйный  башлыйлар. Хәтта берсе пистолет белән яный. Табибны кыйнаган мизгелләр аның автомобилендәге видеорегистраторга эләгә.

Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте белдерүенчә, табиб һәм егетләр башта талашкан, соңыннан сугыша башлаганнар. Кыйналган табиб хастаханәгә үзе бара һәм полициягә гариза яза. Тормыш иптәше Лилия исә видеорегистратор язмаларын социаль челтәрләрдә урнаштыра. Шуннан әлегә эшкә ныклап алыналар.

Фото адвокат Руслан Нагиевның социаль челтәрләреннән

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

1

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев