Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Табиб Сәид Туктаров: «Тәкъдим булса, тагын барам. Анда безнең ярдәм бик кирәк!»

Луганскига безнең шәһәрдән җиде табиб җибәрелгән иде. Алар балалар бакчаларына йөрүче сабыйларның сәламәтлеген тикшерү эшендә булганнар.

Чаллының сугыш ветераннары госпиталендә эшләүче табиб Сәид Туктаров ноябрь башында ук хәрби операция зонасына киткән булган. Шушы көннәрдә Сәид Фатыйхович өенә кайтты. Аның белән поликлиникада очрашып сөйләштек.

Хәрби операция зонасына медицина хезмәткәрләрен җибәрү тәкъдиме булгач, каршы килми табиб, шундук ризалаша. «Казанның медицина университетын тәмамлагач, Түбән Камада эшли башладым. Аннары Чаллыга күчтем. Сугыш ветераннары госпиталендә 2013 елдан бирле эшлим. Медицина өлкәсендә хезмәт итүемә 40 елдан артык», – дип сөйли башлады ул үзе турында тыйнак кына итеп. Сәид Туктаров – терапевт, рефлексотерапевт, невролог.  

– Октябрь ахырлары, ноябрь башлары булгандыр. Миңа Луганск халык республикасына командировкага барырга тәкъдим иттеләр. Характерым буенча шундый мин: тиз генә уйлыйм да, шунда ук карар кылам – ризалаштым. Аннары яңа җирләр күреп кайтырмын дип тә уйладым. Төркемебез җитәкчесе Чаллының 6нчы балалар хастаханәсенең баш табибы Денис Дудкин булды. Бик тәҗрибәле, акыллы кеше. Безгә нәрсә эшләргә кирәк булачагын җентекләп аңлатты, – дип дәвам итте Сәид Фатыйхович. 

Луганскига безнең шәһәрдән җиде табиб җибәрелгән иде. Алар балалар бакчаларына йөрүче сабыйларның сәламәтлеген тикшерү эшендә булганнар. 

– Мин невролог-табиб буларак бардым. Тагын Чаллыдан һәм Казаннан отоларинголог, кардиохирург, психиатр, психолог, хирург, уролог, педиатр, офтальмолог һәм башка белгечләр бар иде. Луганск шәһәренә килеп җитү белән безне медицина университетының тулай торагына урнаштырдылар. Кыенлыклар булачагын да, электр белән өзеклекләр килеп чыгасын да, гомумән, эшләр өчен шартлар булмаячагын да алдан ук кисәттеләр. Без дә кая барасыбызны яхшы аңладык. Луганскида кирәге чыгачак махсус инструментларны, медицина препаратларын, җиһазларны алдан ук машина белән җибәргән идек, – ди табиб Туктаров.

Бар уңайлыклары булган заманча хастаханәне калдырып, бернинди шартлар булмаган җиргә эшкә килгәч ниләр кичергәннәре турында сорашам.

– Шәһәрдә чагыштырмача тыныч иде, тик хәрби хәрәкәтләр бара торган урын икәне күренеп тора. Самолет-вертолетларның очып киткәнен дә, атыш, шартлау тавышларын да ишеттек. Без балалар бакчаларында иң кечкенә сабыйлардан алып мәктәп яшенә кадәрге балаларның сәламәтлеген кайгырттык. Көненә якынча 120-140 сабыйны кабул итә идек. Аларның нәрсә белән авыруларын ачыкладык, алга таба нинди саклану чаралары яисә нинди дәвалау курсы билгеләп була – үз киңәшләребезне бирдек. Андагы халыкны бик ошаттым. Балалар бакчалары коллективы да безне бик яхшы каршы алды, ярдәм итүебезне аңлады, – ди ул.

Көн саен иртәнге 7дә китәбез дә, кичке 5ләргә тулай торакка кайта идек, дип сөйли табиб. «Шәһәр буенча ял көннәрендә йөрдек. Ишелгән, ватылган, җимерелгән урыннар бар... Тик алай күп дип әйтмәс идем», – дип дәвам итә Сәид Туктаров. 

Сәид Фатыйхович сүзләренчә, анда дан-шөһрәт казану өчен бармыйсың. «Тәкъдим булса, тагын барырга риза мин. Ике дә уйламаячакмын! Анда безнең ярдәм бик кирәк!» – ди ул.

Сүз уңаеннан, сугыш ветераннары госпитален поликлиникасының терапевтик бүлеге табибы Сәид Туктаровны баш табиб Резидә Мавзютова профессиональ бурычны үтәгәндә күрсәткән батырлыгы һәм фидакарьлеге өчен Мактау грамотасы белән бүләкләгән.   

– Безнең коллективта Сәид Фатыйхович кебек табиб эшләве белән горурурланабыз! Бар кеше дә алай булдыра алмый. Хәрби операция бара торган урынга шәһәрдән киткән җиде табибның берсе безнеке бит! – ди табиб турында хезмәттәше, госпитальнең җәмәгатьчелек белән эшләү белгече Миләүшә Шакирова.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Хәрби хәрәкәт