Таеп китеп юл билгесенә бәрелгән
Яңалыклар тасмасы

Таеп китеп юл билгесенә бәрелгән

Яр Чаллы – Зәй – Әлмәт трассасының 9нчы километрында авария булды.

Һава торышының үзгәрүе, юллардагы бозлавык соңгы көннәрдә юл-транспорт һәлакәтләрен арттырды. Тукай районы дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре кичә тагын бер шундый очракны теркәде. Яр Чаллы – Зәй – Әлмәт трассасының 9нчы километрында «Рено Логан» машинасы йөртүчесе, идарә итүне югалтып, кырыйдагы юл билгесенә бәрелә. Бикләндә яшәүче 39 яшьлек ир-атның үзенә урында медицина ярдәме күрсәтелә. Автомобиле шактый зыян ала.

Фото һәм видео Тукай районы дәүләт автоинспекциясеннән
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


ЮХИДИ фаҗига

Нет комментариев