Тагын өч кеше коронавирустан үлгән
Яңалыклар тасмасы

Тагын өч кеше коронавирустан үлгән

Республикада коронавирустан 201 кеше үлгән

Татарстанда тагын өч кеше яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясе корбаны булган. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Коронавирустан 1936 елда, 1937 елда һәм 1988 елда туган өч ир-ат вафат булган.

«Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән», — диелә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәрендә.

Бүгенге көндә республикада коронавирустан 201 кеше үлгән 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев