Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Тамашачы бар, культура юк

Тамашачылар уңай якка үзгәрерме?

Чаллы тамашачысын аңлап бетерә алмыйм мин. Теге яки бу җырчының иҗатын яратып, билет сатып алып концертка килә ул. Концерт буена җырчыны алкышлый, бүләкли. Әмма хөрмәте һәм түземлеге концерт ахырына кадәр җитми. Җырчы сәхнәдә җырлап торганда киемен алырга чыгып китә. Кызганыч, мондый хәл татар концертларында еш күзәтелә. Рус концертларында бу алай түгел. Тамашачылар җырчыны тыңлыйлар, алкышлыйлар һәм, концерт тәмамлангач, ашыкмыйча гына киемнәрен алып, өйләренә кайтып китәләр. 

Ни гаҗәп, татар артистлары Чаллы тамашачыларын ярата. Татарстанның халык артисты Зөһрә Шәрифуллина да, Илсөя Бәдретдинова да, Илмира Нәгыймова да, башкалар да: «Чаллы тамашачысы искиткеч, рәхмәт алкышларыгызга, бүләкләрегезгә», – дип язалар алар үзләренең социаль челтәрдәге битләрендә. 
Соңгы вакытта мин берничә концертны күзәттем. Әнвәр Нургалиев концертына дустым чакырганга гына бардым. Мин аның фанаты түгел. Залда алма төшәрлек тә урын юк, тамашачылар җырчыга кушылып җырлап, спиртлы эчемлекләр эчеп, биеп, рәхәтләнеп ял иттеләр. Тик соңгы җыр башлангач, 5-6 кеше берьюлы залдан чыгып китте.

Шушы көннәрдә Татарстанның халык артисты Филүс Каһиров концертын карадым. Зәвыклы җырчыдан затлы концерт булды ул. Филүс төрле телдәге җырларын югары профессиональ дәрәҗәдә башкарды, кирәкмәгән сүзләр сөйләмәде, юморы да урынлы, киеме дә, сәхнәдә үзен тотышы да күпләргә үрнәк. Җырчы соңга калган тамашачылары өчен концерт башындагы җырларын яңадан җырлады. Аның бу гамәлләре үзенә карата хөрмәтне тагын да арттырды. «Бик шәп концерт булды. Халык Филүсне сәхнәдән җибәрмичә бик озак алкышлады. Шаккаттым: пәлтә-куртка алырга да чапмадылар. Үзем дә рәхәтләнеп ял иттем. 1000 сум акчам кызганыч түгел», – диде татар концертларына даими йөрүче шәһәрдәшебез Гүзәл Фатыйхова.

Филүс Каһиров концертына зәвыклы тамашачы килгән дип нәтиҗә ясап, Чаллы халкы чын сәнгатьне аңлый икән дип сөенеп куйдым. Кызганыч, мондый күренеш сирәк була.
–  Соңгы елларда үземнең концертларым булмагач, ямьсез күренешләрне күргәнем юк. Без программаны үзенчәлекле, кызыклы итеп төзергә тырышабыз. Шуңа күрә: «Концертыгыз сизелми дә үтте», – диләр. Мин үзем озын концертлар яклы түгел. Чыннан да, тамашачыларның төрлесе бар. Әдәпсезләре дә очрый, бертөрлелектән туеп, арып чыгып китүчеләр дә була. Кайберләре сәламәтлеге аркасында озак утыра алмый. Шулай да артист сәхнәдә җырлап торганда залдан чыгып китмәсәләр яхшырак, тамашачылар бер-берсен дә, артистларны да хөрмәт итсеннәр иде. Гомумән, бер-беребезгә карата кешелекле, мәрхәмәтле булсак иде, – ди Татарстанның атказанган артисты Гөлдания Хәйруллина.
Татарстанның атказанган артисты Равил Галиев Чаллы тамашачысына тел-теш тидерүгә каршы. «Бездәге кебек тамашачы бер җирдә дә юк. Соңгы концертыбыздагы һәр номерыбызны җылы кабул иттеләр. Миңа калса, кайвакытта аерым кешеләрнең тәрбия дәрәҗәсенең түбән булуы комачаулыйдыр. Концерт беткәнче залдан чыгып китүчеләр шундыйлар. Тамашачы пәрдә ябылганчы урыныннан кузгалмыйча, сабыр гына артистның сәхнә артына кереп китүен көтәргә тиеш», – диде ул. 

«Безнең татар җырчылары концертларын югары дәрәҗәдә оештыралар. Берсеннән-берсе уздырып, күп акчалар тотып, яңа программа әзерлиләр, киемнәр тектерәләр, һәрберсе яңалык кертергә тырыша. Ә кайбер тамашачылар җырчы җырлап торганда залдан гардеробка йөгерә. Татар халкы элек-электән зыялы, тәртипле, гыйлемле бит. Тик кайберләрендә культура җитеп бетми шул. Алар да артистларыбыз кебек мәдәни яктан камиллекләрен арттырсыннар иде. Кеше киемен беркем алып китми. Безнең хезмәткәрләр 10 минут эчендә барлык тамашачыларны киендереп бетерәләр. Әкрен генә киенеп, бер-бер артлы залдан чыксалар, концерт залы тирәсендә «бөкеләр»дә булмас иде. Мин тамашачыларыбызның уңай якка үзгәрәчәкләренә ышанам», – ди Сара Садыйкова исемендәге концертлар залы директоры Фәнил Салихов. 

Аның каравы Чаллыда театр тамашачылары үзгә. Аны Г.Камал театрның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев тә билгеләп үтте. «Чаллы халкы театрыбызны сагынып көтә, артистларны ихлас алкышлый. Һәр спектаклебезгә йөрүче тамашачылар бар. Рәхмәттән башка сүз юк», – диде.

Аның фикерләрен Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры артисты Энҗе Шиһапова да хуплады һәм шәһәребез тамашачысына карата үзенең фикерләрен белдерде. «Сирәк кенә булса да, кесә телефонын сүндерә алмаган тамашачылар очрый. Мин андыйларга игътибар итмәскә тырышам. Театрыбыз тамашачыларын бик яратабыз. Алар спектакльдән соң басып алкышлыйлар. Аларга без дә кул чабабыз. Ике арада дустанә мөнәсәбәт. Безнең тамашачылар башка театрларның артистларын да шулай алкышлый», – диде. 
/ Фото редакция архивыннан
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәдәният эстрада шоу бизнес

2
X