«Тантана» премияләре Чаллыда тапшырылачак
Яңалыклар тасмасы

«Тантана» премияләре Чаллыда тапшырылачак

Театр җитәкчелеге «Тантана» премиясенең быел Чаллыда тапшырылуын шәһәрнең мәдәни тормышында тарихи вакыйга, театраль Сабантуй дип бәяли.

Бу чыннан да шулай, театрның яңа бинасы республика театрлары артистларын, җитәкчеләрне кабул итә. Быел Чаллы театры сәхнәсеннән 17 номинация буенча җиңүчеләр игълан ителәчәк. «Тантана» премиясенә лаеклы шәхесләр арасында Чаллы театрлары вәкилләре булырмы? Монысы әлегә сер. Ул сер 27 мартта чишеләчәк.
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев