Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Инвалид блогер Рөстәм Нәбиев гаиләсен калдырып Африкага киткән

Ул яңа үрләр яулый.

Блогер Рөстәм Нәбиев хәзерге вакытта Африкада. Килиманджаро тавына менә. Ике кулы белән. Тырышып, тырмашып. Тау биеклеге 5895 метр! Бу хакта ул социаль челтәрләрдә хәбәр итә. Көненә 14шәр сәгать үтәм, куллар гына чыдасын, ди.

Исегезгә төшерәбез, Рөстәм Нәбиевның ике аягы да юк. 7 ел элек ул Омскида, армия сафларында хезмәт иткәндә, 4 катлы казарма җимерелеп, бетон плитәсе астында кала. Ике клиник үлем кичерә. 7 көн комада ята. 

Рөстәм күпләргә үрнәк булырлык кеше. Аңардагы сабырлык, ихтыяр көче, тырышлык! Ул танылган блогер, паралимпия спортчысы. Ышанычлы гаилә башлыгы, 2 бала әтисе. Ике ел элек ул Эверест тавына менеп, бөтен Россия халкын шаккаттырды. Ике кулы белән 13 километр биеклеккә менде. Хәзер дә рекорд куюында уңышлар телибез!

Фотолар шәхси архивтан

Тагы да кызыклырак яңалыклар - "Шәһри Чаллы" газетасының Телеграмм каналында 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: блогер интернет