Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Таныш булыгыз: әтиле-кызлы татар  блогерлары

Бервакыт шалтырата: «Әтием, мин «Мунча ташы»на кастинг үтәргә кайткан идем. Театрда бик уйныйсым килгән иде, балачактан ук иң зур хыялым, үзең беләсең бит»- ди бу. Нәмә, алмадылар мени? - дим. Алдыла-а-ар,- ди бу.

Инстаграмны шау-гөр китереп, кызып-кызып блогерлар үзләренең инста-битләрен алып баралар. Кешеләрне шаккаттырып, меңәрләгән хәтта миллионлаган «подписчик»лар, лайклар җыялар. Кайвакыт акыл кысаларыннан чыгып киткәннәре дә очрый. Кызганыч, әхлаксез видео, фотолар урнаштырып, алар алга да чыга. Инстаграмны ачуга ук шундыйларга тап буласың. Чын тормышны чагылдырган, матурлыкка өнди торган сюжетлар да бар, тик алар кайдадыр яшеренеп калалар. Аларны бары даими карап бара торган язылучылары гына күрә аладыр. Кайвакыт үземне зур чүплек савытын актарып, анда җан азыгы эзләгән бер мескен итеп тоям.

Шулай бервакыт, бер абзыйның кепка киеп өй шартларында матур итеп гармунда уйнап, җырлап куйган видеосына тап булдым. Мин яраткан «Бәхет төне»н җырлый. Танышып чыгыйм, дип инста-битенә керсәм, анда бер кочак матур, үзебезчә, татарча җырлар язылган видеолар бар икән. Шуларның берсе астына комментарий яздым. Инстаграм хуҗасы Илдус Һадиев шунда ук җавап язды. Якташлар  булып чыктык. «Әтиеңне беләм, ул да бит гармунда уйный»,- дип язды. Әйе, гармун тавышы хәтердә әти-әниле өй, мул табын артына җыелган туганнарның әти гармунына кушылып җырлаган бик тә бәхетле мизгелләр булып уелып калган.

Илдус абый көннәрнең берсендә «Айзирәкәй» дигән җыр куйды, астына «Кызым, туган көнең белән!» - дип тә язды. Җыр башка Айзирәгә багышланса да, «минем исем белән дә җыр җырласыннар иде» дигән бер хыялым чынга ашты да куйды. Аның кызы Айзирә дә инстаграмда актив икән. Анда керсәм... серле шигырь дөньясы. Ул һәркөн яңа шигырь яки җыр куеп бара. Язылучыларына, лайк-комментарийларына да күз салдым. Монда бернинди ахмаклык, ямьсез кыланышлы видео, фотолар юк. Ник моңарчы бу битне күрмәдем икән? Танылган артист булмасалар да шул кадәр тамашачыны ничек тоталар? Алар белән очрашкач, шул хакта сөйләштек.

-Айзирә, шигырьләр, җырлар язасың, гитарада уйнап җырлыйсың... Матур гына ике малай да үстерәсез. Кисәк кенә инстаграм алып барырга сине нәрсә этәрде?

-Миңа күп кеше матур сөйлисең дип әйтә иде, аеруча, укытучым Инсия апа гел шулай кабатлады. Бервакыт «Китап FM» радиосында Фәнис Яруллинның «Шуны белдем» дигән шигырен ишетеп алдым. Ул күңелемә үтеп керде, үзем дә аны укып видеога төшерергә булдым. Шунда ук инстаграмга куйдым. Беләсеңме, аңа бер дә белмәгән кешеләр лайк куйды, башкалар белән бүлештеләр. Көтелмәгән хәл - «шок» булды. Шуннан соң: үзеңнең шигырьләрне дә укып куй әле, дип яздылар. Минем инде шигырь китабым чыккан иде, шуннан берсен укып яздырдым да, куйдым. Шулай бер- бер артлы ярты ел эчендә көн саен инстаграмга, инде хәзер ТикТокка да видеолар куеп киләм. Гитарада уйнаганымны яраталар.

-Инстаграм күп вакытны аладыр. Балаларызга да, социаль челтәрләргә дә ничек вакыт табасыз?

-Бер кыенлыгы да юк. Өйдә бөтен эшләрне эшләгәч, балаларны карап, тамакларын туйдыргач, бер тын шулай видео төшереп алам. Сторисларда балалар белән дә күренәбез. Видео төшергәндә улым Саматка: мин бу бүлмәдә видео төшерәм, тавышланмый гына уйнап торыгыз, апаеңны да уйнат, - дип әйтәм.  Олы улыма 3 яшь тулды, Мансурыма 9 ай. Алар да булышканда, ничек инде видеолар төшермисең дә инстаграмга куймыйсың ди?!

-Инстаграмга күпләр акча эшләргә киләләр. Бу чыннан да мөмкин эшме?

-Теләк булса була. Мин инстаграмга акча эшләргә килмәдем. Үземне күрсәтергә, калганнарны карарга, дигәндәй. Шулай да соңгы араларда: «Сездә реклама бирергә буламы?» - дип язучылар бар. Яки заказга шигырь сорап язалар.

-Илдус абый, ә сез инстаграмга ничек килеп эләктегез?

-Бервакыт Айзирә: әтием, әйдә синең дә җырлаганыңны инстаграмга куябыз, - дип йөдәтә башлады. Башта каршы идем: мин ямьсез кеше,  кеше куркытасым килми, - дидем. Шулай бервакыт оныклар кайткач уй килде: минем әти дә тальянда уйный иде, бер генә видеосы да юк. Оныкларыма «менә бу сезнең зур бабагыз»- дип күрсәтер идем. Шуннан, алар үскәч карарлар, дип гармунда уйнап видеога төшергә булдым. Айзирә кызым җырлар таба, хатыным төшерә торды. Китте дә китте шулай. Минем максат - үзебезнең татар җырларын калганнарга да җиткерү, яшь буынны таныштыру.

-Илдус абый, инстаграм күңел өчен булса, төп эшегез нинди соң?

-Төп эшем туган авылым Актаныш районы Сәфәр мәдәният йортында. Безнең коллектив бик көчле. Театрыбыз бар. «Идел йорт» фестивалендә узган ел икенче урын алып кайттык. Режиссеры - минем кызым Айзирә. Быел Актанышта беренче урын алдык.  Чаллыда Аяз Гыйләҗев исемендәге Татар Дәүләт драма театрына «Китмәгез торналар» спектаклен алып килдек. Бик җылы каршы алдылар.

-Авылда болай да эш күп. Блог алып барырга ничек җитешәсез?

-Аңа күп вакыт кирәкми. Бер буш вакытта җырны кабатлап алам да, төшерәбез. Биш минут вакыт җитә. Айзирә монтаҗлагач, инстаграмга куям.

-Әле татар блогерлары конкурсында да җиңгәнсез бит?

-Ул бөтенләй көтмәгән җиңү булды. Кызым минем видеога сылтаманы җибәргән дә,  миңа әйтергә оныткан. Классташым беркөн «котлыйм, җиңүең белән»- дип скрин җибәрде. Шуннан гына белдем.

-Айзирә, синең белән инстаграмда таныштык. Иң беренче көләч йөзеңә игътибар иттем. Син тормышта да шундыймы?

-Айнурым белән тату яшибез, балалар үстерәбез. Тормыш булгач торле чаклар була. «Синең бер кайгың юк»- диеп язучылар да бар. Шуларны укып бер утырып елаганым да булды. Инстаграмга негативны чыгармаска тырышам. Шулай да сторисларга ничек бар, шулай чыгам. Кәефем булмаса, кәефем юк әле, - дип әйтәм.

-Син дә күп конкурсларда җиңеп барасың. Күптән түгел якташыбыз Элмира Җәлилованың шигырь конкурсында «халык мәхәббәте» номинациясендә оттың. Ничек уйлыйсың, сине кайсы сыйфатларың өчен өстен күрәләр?

-Әгәр күңелем кушып катнашам икән - мин җиңәм. Ни өчен мине җиңүче итеп таныганнарын әйтә алмыйм. Әтием әйтсә инде.

-Миңа кызымның мәхәббәт шигырьләре ошый. Алар аның йөрәктән чыккан хисләре. Үзе ул бик гади, үземә охшап бик чибәр (көлә), акыллы, тырыш һәм үзсүзле. Үзсүзле дигәннән, әйтми-нитми генә «Мунча ташы»на барып кастинг үткән. Казанда балалар бакчасында музыка укыта иде. Бервакыт шалтырата: «Әтием, мин «Мунча ташы»на кастинг үтәргә кайткан идем. Театрда бик уйныйсым килгән иде, балачактан ук иң зур хыялым, үзең беләсең бит»- ди бу. Нәмә, алмадылар мени? - дим. Алдыла-а-ар,- ди бу. Ник алайса елыйсың? Теләгең булса эшлә,- дидем. Сәхнә арты тормышына Айзирә шунда төшенде дә.

-Уңышлы инстаграм алып бару серләрен безгә дә ачыгыз әле.

-Бер видео төшереп, шуның белән танылырга була. Йөзне куеп уңышка ирешмәскә мөмкин. Иң мөһиме - куркып ятмаска. Алла биргән талантны яшермәскә. Әйе, башта көлүчеләр дә булыр, бәлкем. Чөнки төрле кеше бар. Аннары уңышларыңны күреп сиңа тартылырлар. Мин менә телефон тотып төшереп йөрсәм, «кит-кит, мине төшермә»- ди күп кеше. Камерадан куркалар. Болай да урамда кешегә күренеп йөриләр бит инде.

-Комментарийларда ямьсез сүзләр язганнары бармы?

-Алай ямьсез сүзләр язмыйлар. Шул кепка киеп җырлавымны өнәп бетермәүчеләр генә табылды.

-Үзегез кайсы блогерларны карап барасыз?

-Бик карарга вакыт юк. Шулай да Арбуллинаны караштырабыз, “Башкирская домохозяйка”, Чулпан Гини, аннары үзебезнең татар блогерларыннан Сәрия Мирзаянованы карыйбыз (Алмаз Мирзаяновның әнисе), Татар малай һәм аның әнисе Әлфия ханымны, Василийны (#сәламдуслар), Назим далнобой...Аларның һәрберсе үзенчәлекле, шул ук вакытта үзебез кебек гади. Сүгенеп тә еппәрә бер-икесе, ансы инде безнең шул якны да күрер өчен, дип кабул итәбез.

-Без бит инде үзебезнең биттә кемнәр караган, кем лайк куйганын күрәбез. О-о-о, миңа шул кем лайк куйган, шул караган, дип сөенгән чаклар бармы?

-Минем алай караганым юк. Бар кешене дә тигез күрәм. О, президент караган, яки көтүче караган, дип утырмыйм.

-Мин кызыксынам. Рөстәм Миңнеханов бер шигыремә лайк куйгач, сөендем. Ул аны ялгыш кына куйды микән, яки чынлап, әйтә алмыйм. Айгөл Бариева гел лайк куя.

Иҗат җанлы кунакларымны җырлатмый, шигырь сөйләтми җибәрә алмадым. Айзирә күп еллар Чаллыда яшәсә дә, туган авылы Сәфәргә багышлаган шигырен укыды. Туган ягының патриоты Илдус абый җырында да:

Сәфәрдәге кояш яктырак!

Актанышта кояш яктырак!

 -дигән юллар белән дәвам итте.

 

Айзирә Имамова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

44

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: блогер интернет