Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Танышу сайтында хатын-кызларны алдаучы егеткә җәза төрен билгеләделәр

Чаллыда суд утырышы булды.

Чаллыда яшәүче ир-атны шартлы рәвештә 2 ел 6 айга ирегеннән мәхрүм иттеләр. Моннан тыш, аңа 3 еллык төзәтү эшләре билгеләнде. Бу хакта Чаллы судының матбугат хезмәте хәбәр итте. Мондый җәза төре аңа кызларны алдаганы өчен бирелде. Танышу сайтында ул, кызлар ышанычына кереп, ярты миллион сум үзләштерә. Имтихан бирмичә генә машина йөртү таныклыгы алуда ярдәм итәргә вәгъдә итә. Бизнес өчен процентсыз акча алып бирәм дип тә алдый. Акчаны үзенең банк счётына күчертә. Шуның белән кызлар белән аралашуга нокта куела. Судта ир-ат үз гаебене тулысынча таныды. 
 

Фото freepik.com сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: суд, полиция