Татар хәрефләре сатам - кем ала?
Яңалыклар тасмасы

Татар хәрефләре сатам - кем ала?

Бушлай игъланнар сайтында тагын бер кызыклы хәбәргә юлыктык. Фәйрүзә исемле татар хатыны татар хәрефләрен сата.

Дөресрәге, татар хәрефләреннән торган алфавит-мозайка. Балаларга хәреф өйрәтергә менә дигән уенчык.
Игъланның авторы язганча, бу сирәк мозайканы ул бер күргәзмәдә сатып алган. Оста хәрефләрне агачтан ясаган.
Бәясе - 600 сум. Сатулашу мөмкинме - аның турында мәгълүмат юк.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев