Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Татар конгрессының Чаллы бүлегенә яңа җитәкче билгеләнде

Яңа җитәкче Конгресс эшчәнлеген активлаштыру өчен тугыз юнәлештә эшләргә кирәк саный.

Бүген Бөтендөнья татар конгрессының Чаллы бүлегендә яңа житәкче сайланды. Ул - шәһәр язучылар берлеге рәисе, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Факил Сафин. Аның кандидатурасын Милли активистлар хөкеменә Шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов тәкьдим итте. 

Яңа җитәкче Конгресс эшчәнлеген активлаштыру өчен тугыз юнәлештә эшләргә кирәк саный. Әлеге юнәлешләрнең жаваплы кешеләре дә игълан ителде. Татар конгрессының Чаллы бүлеге җитәкчесе урынбасары итеп “Шәһри Чаллы” газетасы редакторы Резидә Юсупова билгеләнде.

Җыен эшендә язучы, тарихчы, Милли хәрәкәт активисты Фәүзия Бәйрәмова катнашып, теләкләрен ирештерде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: билгеләнү