Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Татар театры тамашачыларга ниләр әзерли?

«Яңа сезонда кызыклы проектлар күп булачак», – ди сәнгать җитәкчесе Олег Кинҗәгулов.

Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры 33нче сезонны Фәтхи Бурнаш әсәре буенча куелган «Яшь йөрәкләр» спектакле белән башлап җибәрде. Ә 10 сентябрьдә биредә беренче тапкыр үзенчәлекле тамаша булды. «Гаилә/театр» проектында 5 яшьтән алып 10 яшькә кадәрге балалар анимация театр программасында катнашты, ә аларның әти-әниләре «Яратылмый торган ярлар» спектаклен карадылар. Балалар белән профессиональ аниматорлар шөгыльләнде, алар рәсемнәр ясадылар, уйнадылар. 
Театрның сәнгать җитәкчесе Олег Кинҗәгулов «Шәһри Чаллы» газетасы хәбәрчесенә киләчәккә планнары турында сөйләде. «Мондый чара айга бер тапкыр үткәреләчәк. Яңа сезонда кызыклы проектлар күп булачак. Татар язучылары иҗатына багышланган әдәби-музыкаль кичәләр үткәрәбез. Тамашачыларга берничә премьера әзерлибез. Алар арасында Чыңгыз Айтматовның «Беренче укытучы»,  Аяз Гыйләҗевның «Баласын җуйган болан эзеннән» пьесасы  буенча «Болан», Антон Чеховның «Акчарлак» спектакльләре бар», – диде ул.  

Фотолар  театрдан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәдәният театр