Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Татар теленнән олимпиадаларда җиңгән укучы Татарстан Президенты белән очрашачак

Яшел Үзәннең 16 нчы урта татар мәктәбендә укучы 17 яшьлек Тимерхан Шәйхетдинов иртәгә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашуда катнаша.

Чарада ул Президентка чит илләрдә яшәүче ватандашларыбыз белән бәйле сорау бирергә җыена. Ул бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә әйтте.
“Гаиләмдә дә укуга, актив эшчәнлеккә тартылу булсын дип өйрәттеләр. Мәктәп директоры һәм укытучылар да үз фәннәренә генә түгел, ә гомумән, иҗтимагый эшчәнлеккә кызыксыну уята белде. 5 сыйныфта мәктәпнең укучылар үзидарәсенә кердем. Аннары Яшел Үзән балалар оешмасы активисты булдым. Соңрак республика күләмендәге башка уңышларга ирештем”, — диде Тимерхан.
Аның фән олимпиадаларында казанышлары күп. Татар телле мәктәпләр арасында татар теле буенча республика олимпиадасында өч мәртәбә җиңү яулаган. Инглиз телен дә яхшы белүен әйтте. “Үз халкының данын күтәргән татарлар” Төбәкара фәнни-гамәли конференциядә II урынны яулаган, К. Насыйри исемендәге Халыкара яшьләр фәнни-гамәли конференциясендә ике тапкыр җиңгән.
Тимерхан бала хокукларын яклау темасы белән кызыксынганын әйтте. “Мин — Татарстанның балалар оешмалары советы рәисе. Татарстанның Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Гүзәл Удачина ярдәмчесе дә булып торам”, — диде. Балигъ булмаган балаларның мәнфәгатьләрен яклау эшчәнлеге өчен ТР Премьер-министры урынбасары В.Шәйхразиевтан Рәхмәт хатына да лаек булган.
Тимерхан — фәнни конференцияләрдә актив катнашучы. “Беренче тапкыр 5нче сыйныфта катнаштым. “Бала күзләре аша кеше хокуклары” конференциясендә беренче урынны яуладым”, – диде. 2016-2017 елларда конференцияләрдә актив катнашканын, ә хәзер күбрәк оештыручы ролендә булуын әйтте. “Сәләт”тә ике проектны җитәклим”, — диде. “Сәмрух 2017” премиясенең “Ел сәлкеше” номинациясендә җиңүче.
“Бар җиргә җитешү ул теләктән һәм мотивациядән тора. Әгәр яхшы укырга һәм иҗтимагый эшчәнлек белән шөгыльләнергә телим икән, моңа ирешү кыен түгел. Көн тәртибе дә планнарга өлгерерлек итеп оеша”, — диде.

 

 

http://maydan.tatar/tatar-telennen-olimpiadalarda-jingen-ukuchy-tatarstan-prezidenty-belen-ochrashachak/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев