Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Татарча джаз тыңларга килегез

Та­тар­стан­ның ат­ка­зан­ган сән­гать эш­лек­ле­се, ма­эс­т­ро Вла­ди­мир Завь­я­лов җи­тәк­че­ле­ген­дә­ге ха­лы­ка­ра бәй­ге­ләр лау­ре­а­ты, «Ви­зит» му­ни­ци­паль джаз-ор­кес­т­ры 15нче се­зо­нын ач­ты.

Яңа се­зон­да та­ма­ша­чы­лар­ны нин­ди яңа­лык­лар кө­тә? Джаз му­зы­ка­сын кем­нәр тың­лый? Әле­ге со­рау­лар­га ор­кес­тр­ның җи­тәк­че­се Вла­ди­мир Завь­я­лов җа­вап бир­де.
– Чал­лы­да джаз ор­кес­т­ры кай­чан  оеш­ты?
– «Ви­зит» джаз-ор­кес­т­ры 2007 ел­да шә­һәр мэ­ры Ил­дар  Ха­ли­ков ка­ра­ры бе­лән бар­лык­ка кил­де. Шул ел­дан баш­лап, ул про­фес­си­о­нал му­зы­кант­лар­ны бер­ләш­те­реп, зат­лы му­зы­ка уй­нап, шә­һәр­нең ви­зит кар­точ­ка­сы­на  әй­лән­де. Без­нең ре­пер­ту­ар­да 500дән ар­тык әсәр, шул исәп­тән та­тар, рус һәм чит ил ком­по­зи­тор­ла­ры­ның по­пу­ляр җыр­ла­ры, джаз һәм эс­т­ра­да ком­по­зи­ци­я­лә­ре  бар.  Без­нең чы­гыш­лар­ны мәк­тәп уку­чы­ла­ры да, өл­кән­нәр дә ка­рый. Яңа се­зон­да Чал­лы­да һәм рес­пуб­ли­ка шә­һәр­лә­рен­дә 60 кон­церт ку­яр­га җы­е­на­быз.
– Сез чит ил ар­тист­ла­ры бе­лән дә хез­мәт­тәш­лек итә­сез бит?
– Әйе «Джаз­ның чик­лә­ре юк» про­ек­ты кы­са­ла­рын­да без джаз мэтр­ла­ры Рэйс Гас­кинс, Джей­ми Дэ­вис, Мэн­ди Гейнс, Да­на  Джон­сон,  Ал­вон Джон­сон, Кар­мен Брэд­форд һәм баш­ка­лар бе­лән Та­тар­стан һәм Рос­сия шә­һәр­лә­рен­дә  кон­церт­лар куй­дык.
– Ор­кестр ре­пер­ту­а­рын­да та­тар­ча җыр­лар бар­мы?
–  Без күп­тән тү­гел үзе­без­гә та­лант­лы җыр­чы Рөс­тәм Әсә­дул­лин­ны эш­кә ал­дык. Ул ор­кес­тр­га ку­шы­лып, «Соң­ла­ма», «Аш­ха­бад», «Ил­че­ба­га», «Эх сез,  ма­тур кыз­лар» җыр­ла­рын баш­ка­ра.  Та­ма­ша­чы­ла­ры­быз кү­ңе­ле­нә бу җыр­лар хуш ки­лер дип уй­лыйм. Мон­нан тыш җыр­чы­быз Лан­дыш Сә­ү­бә­но­ва инг­лиз, та­тар, рус, фран­цуз тел­лә­рен­дә җыр­лый.
– Яшь бу­ын­да джаз му­зы­ка­сы­на мә­хәб­бәт тәр­би­я­ләү бу­ен­ча ни­ләр эш­ли­сез?
–  Без­нең «Джаз – ба­ла­лар­га» (6+) ди­гән або­не­мент-кон­церт­ла­ры­быз­ны ба­ла­лар яра­та. Му­зы­кант һәм алып ба­ру­чы, Та­тар­стан­ның ат­ка­зан­ган мә­дә­ни­ят хез­мәт­кә­ре Еле­на Ми­ро­нен­ко ба­ла­лар­га му­зы­ка, ин­ст­ру­мент­лар, ар­тист­лар ту­рын­да сөй­ли. Без­нең оч­ра­шу­лар әң­гә­мә-кон­церт рә­ве­шен­дә ба­ра. Бу эш бы­ел да дә­вам итә­чәк.
– Бәй­ге­ләр­дә кат­на­ша­сыз­мы?
– 15 ел дә­ве­рен­дә без 20гә якын төр­ле бәй­ге­дә кат­наш­тык. Кү­ре­нек­ле му­зы­кант, Р­СФСРның ха­лык ар­тис­ты  Олег Лундс­трем исе­мен­дә­ге  кон­кур­ста ике тап­кыр Гран-При яу­ла­дык. Бәй­ге­ләр­дә лау­ре­ат исем­нә­ре, приз­лы урын­нар ала­быз.
– Иҗа­ди план­на­ры­гыз нин­ди?
– Яңа се­зон­да  та­ма­ша­чы­ла­ры­быз­га  зә­вык­лы му­зы­ка, ком­по­зи­ци­я­ләр һәм төр­ле тел­ләр­дә­ге  ма­тур җыр­лар­дан тор­ган кон­церт­лар күр­сә­тер­гә җы­е­на­быз. Шә­һәр­кү­ләм бәй­рәм­нәр дә без­нең кат­на­шы­быз­дан баш­ка уз­мый. Мон­нан, тыш рес­пуб­ли­ка­ның шә­һәр-ра­йон­на­ры­на гас­т­роль­ләр оеш­ты­ра­быз. Ярат­кан та­ма­ша­чы­ла­ры­быз­га бы­ел да зат­лы чы­гыш­лар бү­ләк итә­без. Кон­церт­ла­ры­быз­га ки­леп, «те­ре» му­зы­ка тың­лап, рә­хәт­лә­неп ял итеп ки­те­гез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: концерт

2
X