Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Татарның танылган көрәшчесенә бюст куйдылар

Истәлекле чарада ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов катнашты.

Тукай районының Иске Абдул авылында татарның танылган көрәшчесе Раббани Шәриповка бюст куйдылар. 

Истәлекле чарада  Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары, республиканың көрәш федерациясе президиумы рәисе Марат Әхмәтов, Тукай районы башлыгы Фаил Камаев катнашты. Тантана алдыннан алар Раббани Шәрипов яшәгән йортка барып, аның хәлләрен белешеп чыктылар, танылган көрәшче һәм аның тормыш иптәшенә бүләкләр тапшырдылар.

Шулай ук бу көнне Түбән Суыксу авылында Раббани Шәрипов хөрмәтенә балалар һәм үсмерләр арасында 12нче мәртәбә көрәш турниры да узды. 

Тукай районының «Якты юл» газетасы фотолары
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: һәйкәл