Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Татарстан мәктәпләрдә футболны үстерү өчен пилот төбәкләрнең берсе итеп сайланган

Ел башыннан Татарстан мәктәпләре Россия футбол берлеге һәм РФ Мәгариф министрлыгы тарафыннан эшләнгән футбол дәресләре үткәрә алачак.

2021 ел башыннан Россиядә теләсә кайсы мәктәп 24 декабрьдә расланган «физик культура» фәненең эш программасы нигезендә футбол дәресләре үткәрә ала. Бу РФС һәм РФ Мәгариф министрлыгының уртак эшләнмәсе.

Татарстан Республикасы, шулай ук Түбән Новгород һәм Свердловск өлкәләре 2021 елда мәктәпләрдә футбол үсеше стратегиясенең барлык элементларын комплекслы гамәлгә ашыру өчен өч пилот төбәк буларак сайлап алынды. Алга таба алар илнең барлык регионнарына таратылачак.

"3 нче физкультура дәресен алыштыручы футбол дәресе балаларны спорт белән таныштыру өчен уникаль старт мәйданчыгы булырга тиеш. Мәктәп укучылары — малайлар да, кызлар да, туп һәм футбол комбинацияләренең база алымнарына өйрәнәчәкләр; үз төбәгендә, Россиядә һәм дөньяда футбол турында күбрәк беләчәкләр һәм аларга гомер буе кирәк булачак күнекмәләрне-үзара ярдәмләшү һәм үзара аңлашу, үз өстеңә җаваплылык алу һәм командада эшли белү. Футбол белән шөгыльләнергә теләгән балалар мәктәп спорт клублары базасында футбол секцияләрендә укуларын дәвам итә алачак. Россия футбол берлеге катнашында һәр төбәктә мәктәп спорт клубларын спорт мәктәпләре белән берләштерә торган система булдырылачак. Мәктәп укучылары, махсус алар өчен оештырылган чараларда катнашып, үз шәһәрләренең һәм төбәгенең профессиональ футбол клубына якыная алачаклар", - дип хәбәр ителә РФС сайтында.

Шулай ук даими күп баскычлы ярышлар системасы — бердәм мәктәп футбол лигасы булдырылачак, ул муниципаль дәрәҗәдән старт ала һәм Бөтенроссия финалына кадәр барачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев