Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Татарстан Президенты эш сәфәре белән Баулы районына килде

Рөстәм Миңнеханов Баулыдагы ике предприятиене киңәйтү планнары белән танышты.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Баулы районында нефть һәм газ скважиналарын ремонтлау җиһазлары җитештерү һәм сервис предприятиесенең эше, шулай ук сөт цехы белән танышты.

ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Миңнеханов эш сәфәре белән Баулы районына килде.

Ул башта «СпецПромПрогресс» предприятиесендә булды. Биредә Президент җитештерү эшчәнлеге һәм эшләп чыгарыла торган продукциянең төп юнәлешләре белән танышты. Заводта нефть һәм газ скважиналарын ремонтлау өчен җиһазлар җитештерәләр һәм аларны төзекләндерәләр.

Шуннан соң Миңнеханов Равил Садыйков крестьян-фермер хуҗалыгы базасында оештырылган сөт цехында булды. Биредә аның өчен производство буйлап экскурсия үткәрделәр.
 

Чыганак:Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев