Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Татарстан туристлары өчен Төркиягә чартер рейслар ачылды

«Антальяга очып китү 2.30 һәм 15.10 сәгатьләрдә гамәлгә ашырыла. Май ахырында рейслар санын тәүлегенә өч тапкыр итү планлаштырыла.

Казаннан Антальяга чартер туристик рейслар ачылды. Очышлар атнасына җиде көндә көненә ике тапкыр башкарыла, дип хәбәр итә Татарстан башкаласы аэропортының матбугат хезмәте.

«Антальяга очып китү 2.30 һәм 15.10 сәгатьләрдә гамәлгә ашырыла. Май ахырында очып китүләр санын тәүлегенә өчкә кадәр арттыру планлаштырыла. Турларны туроператорлардан һәм турагентлыклардан сатып алырга була», - дип билгеләп үттеләр матбугат хезмәтендә.

Turkish Airlines авиакомпаниясе Airbus A321 һәм Boeing 737-800 лайнерларында пассажирлар ташый, аларда 180 - 200 утыргыч бар. Майның икенче яртысында Бодрум һәм Даламанга да рейслар ачу планлаштырыла.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ял җәй туристлар