Татарстанга салкыннар килә
Яңалыклар тасмасы

Татарстанга салкыннар килә

Бу хакта ТРгидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Чәршәмбе, 5нче гыйнварда көн болытлы, явым-төшемнәр күзәтелмәячәк. Җил көнчыгыштан. Төнлә һәм иртәнге якта 22-27 градуска кадәр салкын булачак, кончыгыш районнарда 30 градуска кадәр төшүе мөмкин. Көндез һава температурасы 15-20 градус салкын булачак. Юлларда бозлавык.

6нчы гыйнвар көнне иртән кар явачак, урыны белән буран да булырга мөмкин. Җил көнчыгыштан. Һава температурасы төнлә 17-22 градуска төшәчәк, көндез исә кинәт кенә җылытачак – 4-9 градус салкын.  

 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Һава торышы кыш салкыннар

Нет комментариев