Татарстанда 2025 елда иң дефицитлы һөнәр — урам себерүче
Яңалыклар тасмасы

Татарстанда 2025 елда иң дефицитлы һөнәр — урам себерүче

Аналитиклар тикшерү үткәргән

hh.ru тикшеренүләренә караганда, төбәктә урам җыештыручы һөнәре буенча бер вакансиягә туры килгән резюме саны — 0,7. Иң дефицитлы һөнәрләрнең өчлегенә шулай ук пешекчеләр һәм икмәк пешерүчеләр (2,1), ук сатучылар һәм кассирлар (2,2) кергән.

Татарстанда 2025 елда иң югары хезмәт хакы түләнгән һөнәрләр — курьерлар (144 мең сум, 22% үсеш) һәм шофёрлар (140,7 мең сум, 29% үсеш) булды. Аналитиклар билгеләп үткәнчә, гамәли, эшче һөнәрләрнең кыйммәте тагын да арта, чөнки алар тотрыклылыкны, керемнең үсешен  тәэмин итә.


Нет комментариев