Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Татарстанда әбиләр чуагының кайчан башланачагы билгеле

Сентябрьнең беренче декадасында һава торышы климат нормасына якын дип фаразлана.

Быел әбиләр чуагы Татарстанга сентябрьнең икенче ункөнлегеннән дә иртә килмәячәк. Бу хакта Казан федераль университетының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы доценты Тимур Әүхәдиев хәбәр итте.

«Көз башында сентябрьнең бер-ике атнасыннан соң җылы көннәр килгән чорны еш кына әбиләр чуагы дип атыйлар. Быел бу чорда Атлантик океан өстендә циркуляцияле Азор антициклоны көчәя. Аның җылытылган һава массалары континент эченә җылы алып килә, шул исәптән Татарстанга да», — ди белгеч.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Һава торышы