Татарстанда ау сезоны ачылды
Яңалыклар тасмасы

Татарстанда ау сезоны ачылды

4 сентябрьдән Татарстанда канатлы кошларга ау сезоны башланды, дип хәбәр итә ТР Дәүләт комитетының биоресурслар буенча матбугат хезмәте.

Ау кагыйдәләреннән чыгып, каз, үрдәк, бытбылдык, хәтта күгәрчен һәм башка бик күп кош-кортны тотарга мөмкин.
2021 елның 4 сентябреннән 5 декабренә кадәр суда йөзгән, саз-болын, дала һәм кыр кошларын ауларга мөмкин.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


охота

Нет комментариев