Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Татарстанда бер хатын туганын тереләй "күмгән"

Узган атнада бер хатын социаль челтәрләр аша туганының үлеме турында хәбәр алган

 Ул, ярдәм йөзеннән, туганын җирләү эшләрендә булышырга теләк белдергән. Хатын үзен кәкре каенга терәтүләре хакында башына да китермәгән.
Социаль челтәр аша килгән банктагы исәп номерына 40 мең сум акча күчергән, дип хәбәр итә Татарстанның Эчке эшләр министрлыгы матбугат үзәге.
Ахырдан танышлары белән сөйләшә башлагач, бу туганының исән икәнлеге ачыкланган. Хатын шул ук көнне полиция хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итсә дә, әлегә мошенникларның эзенә төшә алмыйлар.
Соңгы арада интернет аша алдалау очраклары арта бара. Шуңа да республиканың Эчке эшләр министрлыгы кисәтә. Социаль челтәрдә акча сорау үтенече килә икән, ашыкмагыз. Дусларыгыз, туганнарыгыз белән сөйләшегез. Мошенниклар, кешенең стилен саклап, хатлар язарга оста.
Үтенеч язган кешедән шәхси мәгълүматлар сорарга була. Мошенник сезнең туганнар турында белми.
Интернет аша тәкъдим иткән арзан товарга кызыкмагыз, таныш түгел кешеләрнең ярдәм сорап язган үтенечләренә игътибар итмәгез.

​​​​​​​
Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X