Татарстанда буран булыр дип көтелә
Яңалыклар тасмасы

Татарстанда буран булыр дип көтелә

13 гыйнварда Татарстанда аязучан-болытлы һава торышы була. Кар явачак, кайбер районнарда буран. Көньяк-көнчыгыштан, көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә, көндез урыны белән 15 метр тизлектә көчле җил.

Төнлә һава температурасы -12..-17˚, көнчыгыш районнарда -18..-23˚, көндез -4..-9˚ градус. Юлларда бозлавык. 
 

Көндез, Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көчәйгәндә секундына 15 метрга кадәр көчле җил, күрү сәләте начараю белән буран һәм кар явуы көтелә.

Төнлә минималь һава температурасы -18..-23˚. Көндез максималь һава температурасы -6..-9˚. Юлларда бозлавык.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Һава торышы

Нет комментариев