Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Татарстанда бәяләр арта

Та­тар­стан­да 21 июнь­нән 28 июнь­гә ка­дәр бер ат­на эчен­дә бә­рәң­ге һәм ки­шер­гә бә­я­ләр­нең шак­тый ар­туы тер­кәл­гән. Бу Та­тар­стан­с­тат мәгъ­лү­мат­ла­рын­нан кү­ре­нә.

Бә­рәң­ге 12,43 про­цент­ка ар­тып, бер ки­лог­рам­мы 47,64 сум­нан 53,56 сум­га ка­дәр кыйм­мәт­лән­гән (15-21 июнь­дә ул 13,86 про­цент­ка арт­кан иде). Ки­шер бә­я­се 10,57 про­цент­ка ар­тып, ки­лог­рам­мы 72,82 сум­нан 80,52 сум­га ка­дәр кү­тә­рел­гән (15-21 июнь­дә ул 23,70 про­цент­ка ка­дәр арт­кан иде).

Мон­нан тыш, рес­пуб­ли­ка­да баш­ка азык-тө­лек то­вар­ла­ры да кыйм­мәт­лән­де. Алар ара­сын­да шо­ко­лад­лан­ган йом­шак кон­фет­лар, яры­мыс­лан­ган ка­зы­лык, дуң­гыз ите, сы­ер ите, са­рык ите, ба­ла­лар тук­ла­нуы өчен җи­ләк-җи­меш кон­серв­ла­ры, арыш һәм арыш-бо­дай ик­мә­ге һәм баш­ка про­дукт­лар бар.

Шул ук ва­кыт­та бо­дай ик­мә­ге һәм кү­мәч әй­бер­лә­ре бә­я­се үз­гә­реш­сез кал­ды. Та­вык йо­мыр­ка­сы, ал­ма, ка­ра­бо­дай яр­ма­сы, су­ган һәм баш­ка азык-тө­лек то­вар­ла­ры ар­за­най­ды.

Фото: etopechen.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: азык-төлек бәяләр