Синоптиклар хәбәр итте.
14 июльдә Атлантикадан килгән «Бернадетт» циклоны нәтиҗәсендә Татарстанда һава торышы начарая. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итте.
Республикада алмашынучан болытлы һава, урыны-урыны белән көчле яңгырлар көтелә. Кайбер районнарда яшенле яңгырлар, боз явуы ихтималы бар.
Җилнең тизлеге секундына 6-11 метр, көчәйгәндә 15-20 метрга җитә.
Температура +20... +25 градус
Чаллыда иртән кояшлы иде. Көндез 24 градуска кадәр җылы. Яңгыр явачак.
Нет комментариев