Татарстанда һава торышы үзгәрә
Яңалыклар тасмасы

Татарстанда һава торышы үзгәрә

Көчле җил, яшенле, кыска вакытлы яңгырлар көтелә.

Җәйнең кызу һавасына ияләшергә өлгермәдек, синоптиклар Татарстанга салкыннар килүен фаразлый. Урыны белән көчле, яшенле яңгырлар көтелә диләр. Хәтта кайбер районнарда боз явуы ихтимал. 12-13 июльдә һава температурасы көндез 19-23 градус җылы булса, төнлә 11-16 градуска кадәр төшәчәк. 

Ял көннәрендә көндез 20-25, төнлә 10-15 градус җылы булачак. Киләсе атнадан кабат кояшлы көннәр әйләнеп кайтачак. 

 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Һава торышы

Нет комментариев