Татарстанда яңа туган сабыйны ташлаганнар
Яңалыклар тасмасы

Татарстанда яңа туган сабыйны ташлаганнар

Сабыйны бер йортның подъездында тапканнар.

Бүген Әлмәт шәһәренең Ленин урамындагы 115нче йорт подъездында яшәүче яңа туган бала таба.

Пледка төрелгән сабыйны тәрәзә төбенә куеп киткәннәр. 

Урынга ашыгыч ярдәм хезмәте һәм хокук саклау органнары вәкилләре килгән.

Хәзерге вакытта баланың тормышына куркыныч янамый. Ул хастаханәдә.

Камерадагы видеоязма капюшонлы ак куртка һәм битлек кигән, кулына кара сумка тоткан хатын-кызны күрсәткән. Аның Ленин урамындагы 113, 117 йортлар ягыннан килүе билгеле. Хокук саклау органы хезмәткәрләре сабыйның ата-анасын эзли.
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


хокук полиция фаҗига

Нет комментариев