11 июнь көнне сәгать 12дә “Мой голос” дип исемләнгән сайлаучылар форумы эшли башлый. Утырышның темасы – «Сайлаулар-2021: сайлаучыларга уңайлык».
Форум кысаларында экспертлар онлайн-коммуникацияләр һәм цифровизация турында сүз алып барачаклар. Аларның сайлаучылар өчен ни дәрәҗәдә уңайлы булуын тикшерәчәкләр.
Әлеге дискуссияне ТР Үзәк сайлау комиссиясенең рәсми аккаунтыннан күзәтеп бару планлаштырыла: https://youtu.be/EyC-oqYwarQ. Тамашачылар туры эфирда үз сорауларын бирә алачак.
Нет комментариев