Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Татарстанда «Васыятьнамә — киләсе буыннарга әйтер сүз» бәйгесенә юлланган иң яхшы эшләрдән китап чыгарачаклар

«Васыятьнамә — киләсе буыннарга әйтер сүз» бәйгесендә катнашучыларның барысына да сертификатлар тапшырыла, иң яхшы дип табылган эшләр җыентык буларак басылачак.

Татарстанда иң яхшы васыятьнамәләр тупланган китап чыгарырга ниятлиләр.Татарстанда «Васыятьнамә — киләсе буыннарга әйтер сүз» бәйгесенә юлланган иң яхшы эшләрдән китап чыгарачаклар.

«Быел бәйгедә җыелган иң яхшы васыятьнамәләрне халкыбызга тәкъдим итәр өчен бер китап итеп чыгару нияте бар», — дип сөйләде «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы, «Васыятьнамә — киләсе буыннарга әйтер сүз» бәйгесенең жюри әгъзасы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин «Татар-информ»да узган матбугат очрашуында. Исегезгә төшерәбез, васыятьнамәләр язу бәйгесе быел өченче тапкыр үткәрелә. Конкурска тәкъдим ителгән материаллар татар телендә булырга тиеш. Яхшы дип табылган эшләргә газета битләрендә бастырылу хокукы да бирелә. Катнашучыларның барысына да сертификат тапшырыла. Эш таләпләренә кагылышлы өстәмә мәгълүматны «Гаилә» мәчете сайтында табарга була.

Элегрәк «Татар-информ» Рөстәм хәзрәт Хәйруллинның мөселманнар мирас бүлгәндә нотариуслар дин тәртибен белсен иде, дигән фикере белән уртаклашты. 

Чыганак: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев