Татарстанда ВИЧ-инфекция йоктыручылар арта
Быелның биш аенда республикада ВИЧ-инфекциянең 421 яңа очрагы (аларның 280е – ир-атлар, 141е – хатын-кызлар, 6сы - балалар) теркәлгән.
Соңгы биш елда Татарстанда ВИЧ-инфекция йоктырган 50 яшьтән өлкәнрәк кешеләр саны артуга таба бара. Бу хакта СПИДны кисәтү һәм аңа каршы көрәш буенча Республика үзәгенең поликлиника бүлеге табиб-психотерапевты Роза Мөхәммәтова хәбәр иткән.
"Әгәр 2018 елда 55 яшьтән өлкәнрәк татарстаннар ВИЧ-инфекция йоктыручыларның 11 процентын тәшкил итсә, 2019 елда бу сан 14 процентка җитте. Әлеге тенденция сагайта. Өлкәннәр яшьләргә караганда әлеге куркыныч инфекция һәм аны йоктыру юллары турында аз белә булып чыга. Шул ук вакытта, өлкән яшьтәге кешеләр арасында җенси активлык саклана, әмма алар ВИЧ үзләренә беркайчан да кагылмас дип бик нык ялгыша", дип китерә аның сүзләрен Татар-информ.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев