Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Татарстанда юл-транспорт һәлакәтләре күп теркәлә торган урыннар саны кимегән

Татарстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү юнәлешендәге эшләр турында сөйләде.

2019 елда Татарстанда юл-транспорт һәлакәтләре күп теркәлә торган урыннар саны кимегән. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында журналистларга 2019 елда юл хуҗалыгы эшләре һәм оешмаларның кышкы шартларга әзерлегенә багышланган брифингта ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Артем Чукин сөйләде.

“Без “Куркынычсыз һәм сыйфатлы автомобиль юллары” илкүләм проектын гамәлгә ашырабыз. 2018 ел нәтиҗәләре буенча, юл һәлакәтләре күп теркәлә торган 128 урын булса, быел ул 113 кә калган. Авариялелек күрсәткечен киметү максатыннан, тагын өстәмә потенципаль куркыныч урыннарны карау буенча карар кабул ителгән. Бүген ун айда статистика түбәндәгечә: юл һәлакәтләре күп була торган 23 урын ачыкланды, берсе федераль, берсе төбәк юлларда”, - диде Артем Чукин.

Ул быел барлыгы 496 км юл төзекләндерелгәнен әйтте, шуның 191 км – федераль юллар. М-7 “Волга” трассасының Чувашия белән чигеннән Казан-Ульяновск юлына кадәр участогын төзекләндерү башланган. “Волго-Вятскуправтодор” оешмасы Казан аэропортына килү юлын төзекләндерүне проектлау эшенә керешкән.

Төбәк юлларында 93,9 км автомобиль юлы, 2 юлүткәргеч, 11 күпер төзелгән һәм үзгәртеп яңартылган. 196,8 км юл, 6 күпер төзекләндерелгән. 22 торак пунктка 69,6 км озынлыкта юллар төзелгән. Шул исәптән, “Авыл хуҗалыгы үсеше” программасының федераль бюджет акчасы хисабына – 11 торак пункт.

"Илкүләм проект максаты – шәһәр агломерацияләре өлешен арттыру. 2024 елга 85 процентка җитәргә тиешбез, шулай ук, аварияләр күп теркәлә торган урыннарны 50 процентка киметү бурычы тора. Илкүләм проект Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама агломерацияләрендә гамәлгә ашырыла", - диде Чукин.

 

 

 

 

 

https://tatar-inform.tatar/news/2019/11/12/196798/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев