Шəhри Чаллы

Сайлауларның икенче көнендә Яр Чаллыда 62,99% кеше тавыш бирде

Икенче көн нәтиҗәләре буенча 173 сайлау участогында 62,99% кеше тавыш биргән, бу 250 мең Чаллы кешесе дигән сүз.

Шулай ук өйдән генә тавыш бирү мөмкинлеге дә бар. Чаллыда барлыгы 396 274 сайлаучы теркәлгән.
Барлык сайлау участокларында эпидемиологик нормалар сакланган: битлекләр, бер тапкыр кулланыла торган ручкалар, дезинфекция чаралары урнаштырылган.
Бүген, бердәм тавыш бирү көнендә, сайлау участоклары кичке 20:00гә кадәр эшләячәк.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: