Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Түбән Камада коронавирус турында ялган хәбәр таратучыларны эзлиләр

Коронавирусны кисәтү буенча Түбән Кама оператив штабы утырышында Айдар Метшин ялган мәгълүмат таратучыларны табарга һәм җаваплылыкка тартырга кирәклеген белдерде

Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

«Хокук саклау органнары хезмәткәрләреннән „Магнит“ һәм КФҮ вазгыяте турында ялган мәгълүмат таратучыларны ачыклауларын сорыйм, — диде Түбән Кама мэры. — Бу — җәза бирелергә тиешле күзгә бәрелеп торган очрак. Мин моны тикшерүегезне  сорыйм».

Искәртеп узабыз, кичә социаль челтәрләрдә Түбән Камада «Магнит» хезмәткәрләренең берсе коронавирус инфекциясеннән үлгән дигән мәгълүмат таралды. Мәгълүмат дөреслеккә туры килми: хезмәткәр йөрәк өянәгеннән үлгән.

Ялган мәгълүмат күпфункцияле үзәк турында да басылып чыкты. 

Анда эшләүче хезмәткәрне коронавирус йоктыру сәбәпле, ашыгыч ярдәм машинасы алып китүе турындагы хәбәр шулай ук ялган.

 

 

Чыганак:Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев