Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Техник тикшерү кирәк булмаячак

22 августта OСАГО полисы алу өчен яңа кагыйдәләр көченә керде.

Машина йөртүчеләргә мәҗбүри страховка килешүе төзегәндә техник тикшерү документын бирергә кирәк түгел. ОСАГО алу өчен мәҗбүри техник тикшерү артык чара иде. Аны юкка чыгару дөрес карар, диде Россия автомобиль йөртүчеләре хәрәкәте рәисе Виктор Похмелкин. Техник тикшерү документы булмаса да машина авариягә эләксә страховка акчалары түләнәчәк.
Яңа закон ярдәмендә хөкүмәт законсыз бизнесны җиңәргә тели. Парламентның түбән палатасы финанс базары комитеты башлыгы Анатолий Аксаков бу карарны барысы да хуплавын әйтте.
Депутат билгеләп үткәнчә, тагын бер проблема - закон таләпләренә туры килгән хезмәт күрсәтү станцияләренең булмавы. "Нәтиҗәдә, кешеләр техник тикшерү узмый гына ялган диагностик карталар алырга мәҗбүр булалар",- дип ассызыклады Аксаков. Нәкъ менә шул факторлар агымдагы елның июнендә "юл хәвефсезлеге турында" законга үзгәрешләр кертүгә этәргеч бирделәр.

Фото: auto.today
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: илдә көндә

2
X