Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Телефон мошенниклары кешеләрне алдауның яңа ысулын куллана башлады

Кеше трубканың икенче ягында полиция яки тикшерү комитеты «хезмәткәре» булуына тәмам ышана.

Россиядә телефон мошенниклары кешеләрне алдауның яңа схемасын куллана башлаган. Әңгәмәдәшенең ышанычын яулау һәм аның шәхси мәгълүматларын белү өчен, алар мошенниклыкны берничә этапка бүлә. Россиянең атказанган юристы Иван Соловьев «Прайм» агентлыгына шулай дип белдерде.

Әйтик, беренче тапкыр шалтыратканда, алар үз корбаннарының шәхси мәгълүматларын ачыклый. Икенче тапкыр сөйләшкәндә ялган полиция хезмәткәре кредит хакында хәбәр итә, имештер, аны әңгәмәдәшнең ышаныч язуы белән рәсмиләштерергә тырышалар. Тегесе кредит алмавын әйткәч, мошенник аның белән саубуллаша, әмма яңадан шалтыратачагы хакында кисәтә. Өченче тапкыр шалтыратканда потенциаль корбанны уяу булырга чакыралар.

«Һәм менә шунда кеше трубканың икенче ягында полиция яки Тикшерү комитеты «хезмәткәре» булуына тәмам ышана», - дип искәртте юрист.

Аннары инде мошенниклар аннан акча күчерүне яки кредит алуны таләп итә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мошенниклар