Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Тешсез авыз — ташсыз тегермән

Тешләр авыртмасын, какшамасын өчен берничә киңәшне истә тотыгыз

Авызда теш булгач, сызламыйча тормас инде, дип шаяртсак та, тәрбия күргәннәре, чынлап та, сызламый шул аның.
Ә менә тешләр авыртмасын, какшамасын өчен аларны тәртиптә тоту да җитә.
Тешләр сәламәт булсын өчен иртә-кич чистартырга кирәклеген сабыйлар да белә. Тик аларны 2-3 минут дәвамында чистартсаң гына файдасы булуын беләләр микән? Теш пастасы белән тазартканда, бактерияләрнең 60 проценты юылып төшә.
Авыз куышлыгында микроблар калмасын өчен авызны төрле төнәтмәләр белән чайкарга була. Ромашка, шалфей төнәтмәсе аеруча файдалы.
Теш сызлый башлагач, тиз генә табибка күренү мөмкинлеге булмаса, авызны бер стакан җылы суга бер бал калагы сода салып, чайкарга мөмкин. Авыртуны басар өчен дару эчәргә була, тик җылы компресс куярга ярамый.
Кариес булмасын дисәң, кайнардан соң — салкын, ә салкыннан соң кайнар ризык ашарга киңәш ителми. Бу аеруча туңдырма кабып чәй эчүчеләргә кагыла. Температурадагы каршылык тешнең эмален какшата һәм тешләр уалучанга әйләнергә мөмкин.
Салкын туңдырма белән кайнар чәй ашказанына да бик зыянлы.

Чыганак: Кызыл таң

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев